Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Мәдинә Әхмәтшина: " Хезмәтем – яшәвемнең мәгънәсе булды

Медицина өлкәсендә эшләү бөтен кеше өлешенә дә тими торгандыр. Чөнки монда сабыр һәм мәрхәмәтле булу бик кирәк. Юкка гына аларны ак халатлы шәфкать ияләре димиләр.

Ямаш авылы кызы Мәдинә Габдрафыйк кызы Әхмәтшина да кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыяллана һәм мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина көллиятенә юл тота.  Укуын уңышлы тәмамлагач 1989 елда республика клиник хастаханәсендә беренче хезмәт юлын башлап җибәрә. Тырыш, уңган, тәвәккәл кызны монда барысы да бик тиз үз итәләр, яраталар. Ләкин туган авылы Мәдинәне үзенә тарта, 1993 елда алар Илсур Әхмәтшин белән матур гаилә корып җибәрәләр. Шул елдан бүгенгә кадәр ул туган авылында фельдшер булып эшли.

Бихисап йокысыз төннәр, борчу-мәшәкатьләр, җаваплылыктагы йөзләгән язмышлар–болар барысы аныкы. Оптимистик рухта көн саен бер сукмактан ничә дистә еллар атлый ул. Янында һәрвакыт ярдәмгә килүче ышанычлы терәге – Илсуры, әни, дип өзелеп торучы ярдәмчеләре, өч балалары - Ләйсәне, Илдары, Илфары булганда, төп нигезнең җылысын да  саклап яши Мәдинәбез. Бу исламлы, намазлы гаилә тугызынчы дистә белән баручы әтиләрен тәрбияли. Озак еллар урын өстендә яткан әниләре Наҗия апаны хөрмәтләп тәрбия кылып, соңгы юлга озаттылар. Килен кайниш туфрагыннан дигәндәй, Наҗия апа да шулай ук Ямаш авылына килен булып төшеп, озак еллар шәфкать туташы буларак, намуслы хезмәт куйды. Юкка гына аны авылда “Врач Наҗия” дип атамаганнардыр.

Кырык эше кырык җирдә ярылып ятса да, тәүлекнең кайсы вакыты, елның нинди фасылы булуга карамастан, ярдәмгә ашыга Мәдинә. Үз эшен һәрвакыт белеп, яратып башкара, “Хезмәтем – яшәвемнең мәгънәсе булды”,- ди ул. Үз гомерендә кемнәрне генә дәваламаган, кемнәргә генә ярдәм кулы сузмагандыр, күпме рәхмәтләр ишеткәндер инде ул. Хезмәте исә район башлыгының Рәхмәт хаты, Мактау кәгазьләре белән бәяләнә.

Авыл халкы Мәдинәне сабыр, уңган, тыйнак, ярдәмчел, эшен намус белән башкаручы буларак белә. Шуңа күрә аңа рәхмәтле дә.

 

Тәнзилә Минеханова.

 Ямаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X