Нурсанә һәм Рафаэль Закировлар йортының һәр почмагында мәхәббәт яши
Нурсанә һәм Рафаэль Закировлар йортының һәр почмагында мәхәббәт яши. Ишегалдыннан ук каршы алучы аллы-гөлле чәчәкләр, йортта хөкем сөргән җылы мохит, йортның төрле почмагына сыенган фоторәсемнәр – барысы да мәхәббәт хисе белән сугарылган.
Алай гынамы соң, әңгәмәдәшләремнең бер-берсенә җайлырак урын бирергә тырышуларына, Нурсанә апаның әкрен генә хәләленең иңнәреннән кочып алуына, Рафаэль абыйның, инде җитмеш яше узса да, үзенең сөйкемлелеген, чибәрлеген югалтмаган тормыш чәчәгенә сокланып каравына кадәр мәхәббәт хисенең җылылыгы сеңгән. Сүз белән кычкырып әйтелмәсә дә, гади генә тоелган эш-гамәлләр аша исбатланып, еллар ташкыны да сүрелдермәгән мәхәббәт ялкыны яши Нурсанә апа белән Рафаэль абый арасында. Инде менә илле бер ел шулай бер-берсенә мәхәббәтле күзләр белән карап яши алар.
– Бүгенге кебек гел мәхәббәтле генә булмагандыр инде тормыш юлыгыз? – дип кызыксынып сорыйм әңгәмәдәшләремнән.
– Гел шулай тату яшәдек, – дип ике дә уйламыйча җавап бирә Нурсанә апа. – Бер тапкыр кул күтәргәне, тавыш чыгарганы, бер тапкыр кырын күз белән караганы булмады Рафаэльнең. Бик матур, бик тату гомер иттек, Аллага шөкер. Гомер буе Рафаэлемнең мәхәббәтен, ихтирамын тоеп, аның канаты астында мохтаҗлык кичерми яшәдем.
Аз сүзле, җайлы Рафаэль абыйның кемгәдер тавыш күтәреп, усалланып сүз дәшүен күз алдына китерүе кыен. Аны якыннан белгән һәркем минем әлеге фикеремне җөпләми калмас. Ветеринария институтын бетереп, гомер буе шул һөнәргә тугры булып яши Рафаэль абый. Заманасында авылның йөзек кашы булган мал табибы лаеклы ялга чыккач та, авылдашларына шактый хезмәт күрсәтә әле. «Мал хакы», – дип, ярдәм сорап килгән беркемне дә борып җибәрми.
1971 нче елда институт бетергән 23 яшьлек яшь белгечне Анатыш авылына эшкә җибәрәләр. Нурсанә апа белән дә шушында очраштыра аларны язмыш. Иптәш кызына кунакка килгән чибәр, шомырттай чем кара чәчле 18 яшьлек Нурсанәгә бер күрүдә гашыйк була Рафаэль абый. Очрашулар эзләп, Анатыш-Яңа Сала юлларын әллә ни озак таптарга туры килми аңа. Бер елдан соң Нурсанә апаны урлап алып кайта Рафаэль абый. Парлы, мәхәббәтле тормыш башлана. Авылларда колхозларның гөрләп торган чагы. Хуҗалыклар күпләп терлек асраган еллар. Рафаэль абый эшкә чыгып китә, ә Нурсанә апа кайнанасы белән гаилә җылысы сагында кала.
Тормышларына тагы да ямь өстәп, 1974 нче елда уллары Рамил, 1976 нчы елда кызлары Рамилә дөньяга килә. Балалар үсә барган саен, аларның киләчәге өчен борчылу да арта. Рафаэль абый озак тормый, гаиләсен алып, мәктәбе, балалар бакчасы булган Девятово авылына күченә. Кая гына барса да, яраткан һөнәренә хыянәт итмәүче гаилә башлыгы анда да маллар тирәсендә кайнаша.
1986 нчы елда тормышындагы иң зур борылышларның берсен ясый Рафаэль абый. Гаиләсе белән Корноухово авылына кайтып төпләнә һәм бөтенләйгә шунда кала. Ул чакларда гөрләп торган совхоз була ул. Вәгъдә ителгән фатир да бирелә, эш тә табыла. Баш ветеринар булып билгеләнгән Рафаэль абыйга йөртүчесе белән аерым машина да бирелә.
Авыл халкы арасында бик тиз абруй казана Закировлар. Дәрәҗәле эш урынында эшләгәне өчен генә түгел, ярдәмчел, гадел, тәртипле булулары өчен хөрмәт итә аларны авылдашлары.
1989 нчы елда көттереп кенә Ранияләре дөньяга килә. Еллар узып, тормышлары көйле генә барганда, Нурсинә апаның күңеленә бер изге уй килә.
Автор Гүзәл Хәбибуллина
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа