Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

“Масловский” җәмгыяте тракторчысы Илфат Нугуманов ел әйләнәсе эштән бушамый

“Масловский” җәмгыяте тракторчысы Илфат Нугуманов ел әйләнәсе эштән бушамый.

Бу күркәм сыйфатлар аңа әтисе Мәхмүт абзыйдан күчкәндер.

  Ул да үз вакытында районыбызның Кече Әшнәк авылында мөгезле эре терлекләр симертүдә хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә мактаулы терлекче буларак дан тоткан. Илфат  гаиләдә күбрәк әнисе Маһинур апага булышып үсә, әле дә үз ярдәменнән ташламый ул аны. Әтисе генә вакытсыз арадан китеп барган. Шуңа малай гаиләдә  әти-әниләре үрнәгендә яхшы хезмәт чыныгуы алып үскән. Һәрбер авыл малае кебек аны күбрәк техника үзенә җәлеп итә. Мәктәпнең 4-5 сыйныфларында укыганда ук хуҗалыкның тәҗрибәле, хөрмәтле игенчесе Габделфәт Мифтахов белән нык дуслашып, аның янәшәсендә иксез-чиксез иген басуларын иңләргә гадәтләнә. Бу игенче белән  җәйге каникул вакытларында 5 ел рәттән урып-җыю эшләрендә катнаша. Бүген дә ул олы йөрәкле, хезмәт сөючән, булдыклы остазы  белән СК-5 комбайнында ашлык суктыруда эшләп, алып кайткан беренче хезмәт хакы белән әти-әнисен сөендерүен еш хәтерендә яңарта. Мәктәптән соң иптәшләре белән ул район үзәгендәге һөнәри техник уку йортына юл тота. Уку барышында авыл хуҗалыгы машиналарын яхшы белүе бик булыша аңа. Туган авылына кайтып берәр ел тракторда эшләгәч аны хәрби хезмәткә чакыралар. Амур өлкәсенең Кытай белән янәшәдәге чик буе гаскәрләрендә үзенең гражданлык бурычын үти. Һәр көн, сәгате, минуты саен куркыныч янәшәдә генә сагалап йөрсә дә ул үзенең бирегә эләгүенә сөенә. 
Солдат хезмәтен үтәгәндә мәктәп елларыннан ук күзе төшеп йөргән  Замирәсе белән тыгыз элемтәдә булуы аңа яңа көч-куәт өсти, тизрәк туган якларга кайтып җиң сызганып иген игү теләген арттыра. Ике ел вакыт үтеп тә китә, туган авылына  кайтып кыр эшләрендә  катнаша  егет. Авылның бер дигән гаиләсендә тәрбияләнеп үскән  укытучы кыз Замирә белән гөрләтеп туй үткәреп яши  башлыйлар. Елның-елында хуҗалыкта күркәм уңышларга ирешә Илфат. Тырыш, техниканы яхшы белгән егетне күрше Масловка  хуҗалыгы җитәкчесе Николай Андреев та  күреп  аны үзләренә эшкә килергә күндерә. Җитәкче  сүзендә тора. Аңа  яхшы фатир, яңа «МТЗ-82» тракторы бирә. Күрше хуҗалыкка күченеп киткәч кенә колхоз рәисе Илшат Закиров аны  урта звено җитәкчесе итәсе килүен белдерә.  
Илфат яңа урында үзен уңай яктан күрсәтүгә ирешә. Яз башыннан тракторы белән чәчүлек җир әзерли, чәчүдә, катоклауда катнаша. Язгы Сабан туй бәйрәмнәреннән соң яшел уракта да һәр елда диярлек эштә әйдәп бара.  Ә кыш айларында терлекчелектә  алыштыргысыз хезмәткәр малларга азык төйи, рулонланган салам, печәнне сыер утарларына кертеп урнаштыра. Егет үзенә йөкләнгән техниканы карап, сакчыл эшләтә. 24 ел эш дәверендә икенче тракторында хезмәт куя.
Менә шулай  җәен-кышын ял, бәйрәмнәрне белмичә эшләгән егетне ничек ошатмыйсың?  Берничә ел элек Илфат Нугуманов кыр эшләре йомгаклары буенча хуҗалыкта җиңүче буларак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән иде. Биредә әнә шулай эш кешесенә кадер-хөрмәт зур. Хезмәт хакыннан да канәгать, эш сезонында күпләрне сокландырырлык түлиләр, дип тыйнак кына үз куанычы белән дә уртаклашты хуҗалык уңганы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса