«Масловка» җәмгыяте механизаторы Рәдиф Галиевка тиңнәр юк
«Масловка» җәмгыяте механизаторы Рәдиф Галиев иртә яздан алып көзге кыр эшләре тәмамланганчы киеренке хезмәт куя
Кемнең-кем булуы гадәттә тормышның иң авыр чагында билгеле була, диюләре хак шул.Урып-җыю эшләренең иң кызган бер мәлендә Масловка авылына барып чыккач хуҗалыкның баш агрономы Рәҗәп Бикчәнтәевне озак эзләп аптырап йөрмәдек, ул әле яңа гына производство эшләре белән техника утарына кайткан булган икән. Баш белгеч безне кыскача гына урып-җыю эшләренең барышы, кемнең ничек эшләве белән таныштыргач, авыл читендәрәк кенә игеннәрне теземнәргә салучы комбайнчы Рәдиф Галиев янына алып барырга тәкъдим ясады. Вакытны озак сузмау ниятеннән без аның машинасында юлга кузгалдык. Автомашинасының арттагы утыргычларын алып аткач аның машинасы киңәеп киткәндәй тоелды. Анда нәрсә генә юк. Ничек итеп баш белгеч барысын да җиңел машинасына сыйдыра алган, дип уйланып барганда, ул алдан сизенгәндәй бүген үзенә бригадир, механик, көйләүче оста һәм башка шундый вазыйфаларны башкарырга туры килүен белдерде. Ни хәл итәсең, һәр чорның үз таләпләре дигәндәй, бүген күп нәрсә экономия белән бәйләнгән шул. Шул нияттән, ул безгә баш инженерның да берничә вазыйфа үтәве хакында белдерде. Безгә хуҗалыкның әйдәүче игенчесен озак эзләп йөрергә туры килмәде. Уңган комбайнчы Рәдиф Галиев әле генә кыр башына килеп туктаган иде. Аның урып-җыю эшләрендә алгы сафларда баруына бәлки артык гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. Чөнки егетнең үз хезмәтенә һәрвакыт җаваплы каравы, бүген ярты уңыш булуы ачык күренә. Әйтүләренә караганда, ул ел әйләнәсе эштән бушамый. Кырдан игеннәрне тулысынча суктырып, җыеп алгач үзенә йөкләнгән куәтле “Джондир” тракторы белән туңга сөрү эшләрен башкара. Ә иртә яз башыннан чәчүлек җир әзерли, эшкәртә, тырмалый, культивацияли.
Дәвамын " авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Галим Аман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа