Марат Мингалиев: "Яңавылда туып үскән Камалиевлар да тырыш хезмәтләре белән макталалар”
“Кулон-Агро” хуҗалыгында үз эшләрен яратып, күңелен биреп башкаручы оста куллы механизаторлар күп хәзер. Коллективта аларны беләләр, хөрмәт итәләр.
“Яңавылда туып үскән Камалиевлар да тырыш хезмәтләре белән макталалар”, - дип таныштырган иде безне район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марат Мингалиев. Эш сөйгәнне ил сөяр, дип тикмәгә генә әйтмиләр халык телендә. Камалиевлар да елның-елында районыбызда урып-җыю эшләрендә нәтиҗәле хезмәт куялар. Ирек бу көннәрдә кукурузны ваклатып сенаж салуда тырыш хезмәт куйса, энесе Айдар һәр елда комбайны белән ашлык суктыруда нәтиҗәле эшли. Үз хуҗалыкларында урып-җыюны тәмамлангач Айдар Камалиев Чистай районына ярдәмгә җибәрелгән.
Ирек “Кулон-Агро” хуҗалыгында инде 12 ел техника арасында. Ул ел әйләнәсе тырыш хезмәте белән мактала. Хуҗалыктагы куәтле К-700 тракторы белән җир эшкәртүдә аңа тиңнәр бик сирәк. Кыш айларында бертуган Камалиевлар авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтүгә алыналар, аерым агрегатларны, механизмнарны сафка бастырып кышкы саклауга куюда эшлиләр.
Рәсемдә Полесье комбайнчысы Ирек Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа