Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Марат Хөснетдинов: “Хезмәтемә иң югары бәя - укучыларым рәхмәте”

 Йөз-кыяфәтләреннән, күз карашларыннан ниндидер төплелек, сабырлык, көч-гайрәт бөркелеп торган ир-егетләр бар.

Сүзләре дә үлчәнгән, фикер сөрешләре дә төпле булыр андыйларның. Алар эш-гамәлләре белән дә якты эз калдырып яшиләр. Күгәрчен урта мәктәбенең физкультура һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Марат Исхак улы Хөснетдинов - әнә шундый заттан. 

Спортка мәхәббәтне физкультура укытучысы Әнәс Сәлахов уяткан аңарда. Мәктәптә укыганда чаңгы ярышларында аңа тиңнәр  аз була инде. Зөлфәт Закиров  кул астында көрәш түгәрәгендә дә бил ныгыта Марат. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, ул ике дә уйламыйча Әлмәт физкультура техникумына юл тота.  Биредә җиңел атлетика, аерым алганда, кыска дистанцияләргә йөгерү белән ныклап торып шөгыльләнә башлый. Әлмәт шәһәренең чемпионы дигән даны да бар. Бер ел укыгач армия сафларына чакырыла. Сахалинда, Вьетнамда хәрби бурычын үти. Техникумны тәмамлагач районыбызның Олы Кульга авылында физкультура укыта башлый.

 2003- 2013 елларда Марат Хөснетдинов Олы Кульга авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкара. Бу елларда авыл җирлегендә чиркәү торгызыла, мәчет төзелә, үзәк урамнарга каты түшәм җәелә. “Изге чишмә” төзекләндерелә... Башлык “йөген тартканда”да  мәктәпне, яраткан эшен, укучыларын ташламый Марат Исхакович. Гомумән,  мөгаллимлекне, яшь буынны тәрбияләүне яшәү мәгънәсенең бер тамыры, Аллаһ тарафыннан билгеләнгән бер вазыйфасы кебегрәк кабул итә булса кирәк.

 “Баланы тәпи басып киткәч үк физкультурага, сәламәт яшәү рәвешенә тартырга кирәк. Сәләте, физик мөмкинлекләре булып зур спортка кереп китә икән, бик яхшы. Әмма бу үзмаксат түгел. Спорт баланы физик яктан чыныктыра, үз алдына максат куеп аңа ирешергә өйрәтә һәм ниһаять,начар гадәтләрдән, замана чирләреннән аралый”, - ди Марат Хөснетдинов.

 Армиядә тагын да ныгып кайткан егет гер күтәрү, кул көрәштерү кебек спорт төрләре белән мавыгып китә. “Уңыш” җәмгыяте авыл яшьләре арасында, ТР Мәгариф министрлыгы укытучылар арасында уздырган ярышларда район, Казан Сабантуйларында гер чөеп призлы урыннар яулый. “Гер спорты белән шөгыльләнә башлавым да укучыларыма үрнәк күрсәтергә теләүдән булды инде,”- ди ул. Морадына ирешә дә остаз. Ул елларда Кульгада бик күп  егетләр, үсмерләр гер күтәрү, кул көрәштерү белән «җенләнәләр». Александр Власов, Дмитрий Малашин, Сергей Машико, Дамир Кыямов, Айнур Сафин республика ярышларында да призерлар булалар.

Ә Күгәрчендә укыта башлагач бадминтон җәлеп итә аны. Моңа Казанның  “Бадминтон үзәге”ннән килгән егетнең бик матурлап спортның бу төре турында сөйләве этәргеч була инде. Маратны исә бу спортның укучылар организмына, аеруча күзгә файдалы булуы, кызларны да шөгыльләндерергә мөмкин булуы  кызыксындыра. Моңарчы ракетканы кулына да алып карамаган Марат бадминтонның серләрен өйрәнә, укучыларында аңа карата мәхәббәт уята. Уңышлар да озак көттермиләр. Әдилә Мингарипова, Чулпан Муллаәхмәтова, Рәмис Нәбиуллин, Ислам Әгъзамов, Җәмил Галиуллин Гүзәл Әгъзамова, Камилә Гарифуллина кебек шәкертләре республикакүләм ярышларда призлар алып куандыралар. Әле күптән түгел булып узган республика шәхси-команда беренчелегендә аның дүрт укучысы җыелма команда составында район данын якладылар. Командабыз өченче урынны яулады. Ислам Әгъзамов узган ел үз яшь категориясендә Россия чемпионы исемен яулады. Тиздән ул һәм Җәмил Галиуллин Россия чемпионатында Татарстан өчен чыгыш ясаячаклар.

Аның иң зур горурлыгы- тормышта үз юлларын табып, җәмгыятькә лаек булып яшәүче укучылары. Ә хезмәтенә иң зур бәя - элеккеге укучыларының янына килеп эчкерсез рәхмәт әйтүләре. Дөрес, аның хезмәт юлы хөкүмәт тарафыннан да бәяләнгән.  Марат Хөснетдинов “ Физик культура отличнигы” дигән мактаулы исемне йөртә. Аның күкрәген “Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе бизи. Узган ел ул Россия Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды,  ТР бадминтон федерациясе рәисе Алексей Демидов аңа 2020 елда Бөтенроссия һәм республика ярышлары спортчы-призерлары әзерләгән өчен  бүләк тапшырды һәм республикада бадминтон үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

... Гаиләсендә хөрмәтле ир, балаларына үрнәк әти,  укучыларына хөрмәтле остаз, туганнарына, дусларына чын киңәшче, терәк булган ир-егетнең башкарган эшләре, игелекле гамәлләре бу язмага гына сыярлык түгел инде.

Илгиз Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса