Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Маһинур Шәмсетдинова: "Мәдинәм бар яктан да зур таянычым минем."

Соңгы елларда барлыкка килгән конкурсларны санап бетергесез, болар әлбәттә пандемия галәмәтләре, бәйрәм саен, истәлекле көннәр уңаеннан да килеп кенә тора алар.

 Билгеле, барысына да катнашып бетерергә һич мөмкин түгел, шулай ук читтә калырга да тырышмыйбыз.

Сентябрь ахырларында, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан  республикакүләм фотоконкурс игълан ителгән иде. Өч номинацияне “Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы”, “ТАССРның 100 еллыгы” һәм “Минем гаилә тарихы”н эченә алган бу конкурсның таләпләренә туры китереп оештыручылар карамагына онык белән бергә төшкән фотосурәт юллыйсы иде.

 Без “ТАССРга - 100 ел” номинациясен күздә тотып, озак еллар хат ташучы булып эшләгән хөрмәтле авылдашыбыз Маһинур апа Шәмсетдинованы сайладык. Оныклары да шактый үзенең, берсеннән-берсе булдыклы өч улы, алты оныгы бар. Шуларның икесе үзе белән бергә торучы кече улы Илфат белән килене Айсылуның кыз-уллары. Ул оныкларының барысын да өзелеп ярата, әмма яндагысы аеруча якын бит. Маһинур апа белән бар яктан да өлгер, авылыбыз мәктәбендә бик яхшы билгеләренә генә укучы оныгы Мәдинәне сайлавыбыз юкка булмаган, 1000 эш арасыннан тикшерелеп, алар финалга чыктылар һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге советы тарафдарларының Дипломына һәм истәлекле бүләкләренә ия булдылар.

-Маһинур апа, нинди хисләр кичерәсең, чыннан да Мәдинә иң яхшы оныгыңмы?-дигән сорауга Маһинур апа болай дип җавап бирде:

-Әйе, Мәдинәм бар яктан да зур таянычым минем, яндагысы бит, акылы белән бәхете янәшә булса иде. Яшь вакытта ала алмаган Дипломнарга картлык көнеңдә ия булу сөенечле хәл әлбәттә, бүләген балалар истәлек итеп сакларлар,-дип оештыручыларга рәхмәтен дә җиткерергә онытмады. Өлкән яшьтәге китап укучылар арасында, Маһинур апа актив укучылардан да санала әле, ә  китап белән аны яраткан оныгы Мәдинә тәэмин итеп тора.

–Әби укыганнарын минем белән уртаклаша, шуларга бәйләп үз язмышын сөйләп китә, күңелле, кызык өйдә әби булгач,- дип сүзгә кушыла Мәдинә.

Хат ташучы һөнәренә кире кайтып шуны әйтәсе килә, бу һөнәр бик авыр һәм шул ук вакытта изге  эшләрдән санала. Сугыш арты авырлыкларын, юклыкларын үз башыннан кичергән, кыенлыклар алдында югалып калмаган түзем һәм сабыр Маһинур апа үткәннәрен бәйнә-бәйнә күз яшьләре аша искә алып, бу эшнең нечкәлекләренә төшендергән иде мине шул чагында.

Әби белән онык өчен  бу соңгы сюрпризлар булмас дип ышанасы килә, берсе кадерле әни булса, икенчесе уку алдынгысы бит.

 

Нәзирә Минеханова,

Юлсубино авылы китапханә мөдире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса