Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Любовь Максимова : "Үз һөнәреңне яратсаң гына эшләве рәхәт булачак"

Дөньяда һөнәрләр күп. Алар барысы да мөһим һәм үзенчә кызыклы. Әмма һәрберебезгә югарыдан бирелгән осталык һәм сәләтебезгә туры килгәнне сайлау мөһим.

Любовь Анатольевна Максимова Корноухово «Теремок» балалар бакчасында тәрбияче булып 41 ел эшли инде. Бу һөнәрне юкка гына сайламаган ул. Любовь Анатольевна балаларны бик ярата һәм алар белән сәгатьләр буе булырга, күңелләренә юл салырга әзер.

Балачак хыялы

Балалар бакчасын ул эчкерсез балалар елмаюы, кечкенә могҗизалар иле итеп күзаллый. Ә барысы да аның балачагында башлана.

Любовь Анатольевна Балык Бистәсе районының Корноухово авылында, гади, мәхәббәтле гаиләдә туа һәм үсә. Ул вакытта авылда балалар бакчасы булса да, барлык балаларга да урын җитмәгән, зур чират булган. Любовь Анатольевна биш яшендә беренче тапкыр балалар бакчасына баруын һәм аңа анда бик ошавын искә ала.

- Минем беренче тәрбиячем Татьяна Ильинична Перелетова - яшь, матур һәм сөйкемле кыз иде, - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Мин әле дә аның тавышын, үз–үзен ничек тотуын хәтерлим. Ул барыбызны да тигез күрде, яратты. Мин аны беренче караштан үз иттем. Ул мине туганыдай күрде, кочаклап алды һәм балалар янына чакырды. Шул вакытта бу һөнәргә мәхәббәт уянды. Мин ул чакта ук үсеп җиткәч, тәрбияче булырмын дип карар иттем.

Бәләкәй кыз өенә кайтып, тәрбиячесе белән ничек вакыт үткәрүләре, алар белән шөгыльләнүләре, барысы бергә рәсем ясаулары, шигырь укулары турында сөйли.

- Мин өйгә кайткач үз почмагымда курчакларымнан балалар бакчасын оештырдым, - дип сөйли Любовь Анатольевна. - Алар белән уйнадым, җырладым һәм биедем – бер көн эчендә үзем балалар бакчасында эшләгәнне кабатладым.

Ул  мәктәптә укыганда ук тәрбияче булырга хыяллана һәм бу һөнәргә эзлекле рәвештә әзерләнә.

Дүртенче сыйныфта укыганда аңа җаваплы миссия – беренче сыйныфта укучыларга вожатый итеп билгелиләр. Дәресләрдән  соң алар барысы бергә кул эшләнмәләре ясыйлар, яңа уеннар өйрәнәләр, җырлар җырлыйлар һәм бергәләп дәресләр биремнәре эшлиләр.

 

Мин алар өчен икенче әни

1980 елның 1 августында Любовь Анатольевнаның хыялы тормышка аша – укуын тәмамлаганнан соң ул үзе тәрбияләнгән «Теремок»балалар бакчасына эшкә килә. Аның балалар белән яхшы мөгамәләдә булуын тәрбиячеләр Зинаида һәм Клавдия Угарова күреп алалар. Алар яшь тәрбияче Любаның остазлары булалар.

- Тәҗрибәле педагоглар иде. Мин алардан балалар белән аралашу, ата - аналар белән эшли белү һәм тәрбиячегә хас булган башка күнекмәләргә өйрәндем, - ди Любовь Анатольевна.

Балалар бакчасында кызыклы хәлләр булмаган көн юктыр. Тәрбиячеләр балалар өчен әниләр, остазлар, укытучылар да.

- Мин балаларны бик яратам, аларны яратмый  мөмкин дә түгел, - ди әңгәмәдәшем. Тәрбиячеләр – гомере буе балалар булып калган кешеләр бит алар. Башкача булу мөмкин түгел. Югыйсә бала сезне рухи дөньясына кертмәячәк.

Любовь Анатольевна сүзләренчә тәрбиячегә сабырлык, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм аңлый белү сыйфатлары хас булырга тиеш. Баланы хөрмәт итеп, аның уңышларына сөенеп, ә килеп чыккан күңелсез вакыйгаларның вакытлы булуын аңлата белү кирәк.

- Чын тәрбияче өчен балалар барысы да «үз». Кечкенә булсалар да һәр бала  шәхес. Аның ничек үсүендә, укуында үз хезмәтеңнең өлешен белү куаныч,- ди Любовь Анатольевна.

Шундый җаваплы эштә эшләп, гаиләләрендә ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

- Без үткән көн тәэсирләре белән уртаклаштык. Мин балалар бакчасы турында, ә балалар мәктәптәге уңышлары турында сөйләделәр. Мәктәптә укыганда балаларыбыз ирем белән миңа зур ярдәмче булдылар. Кызым балалар бакчасы өчен кул эшләнмәләре, уенчыклар ясады, курчаклар бәйләде. Улларым әтиләренә хуҗалыкта булыштылар, миңа да бакчада ярдәм иттеләр. Тормыш иптәшем белән тырыш, ярдәмчел өч бала үстерүебез белән горурланам мин, - ди Любовь Анатольевна.

 

Ул безнең "вакытлы" әни булсын

Любовь Анатольевна истәлекләрен барлап, бер кызыклы очракны искә төшерде.

- Бервакыт балалар бакчасына әтисе белән бергә кечкенә Марат килде. Ул елап әнисен чакырды. Аның күз яшьләре ак күлмәгенә тамды, - дип искә ала тәрбияче.

Күңелсезләнүнең сәбәбе Маратның әнисенең бала тудыру йортына киткән булуында.

Вакыт узу белән баланың кәефе күтәрелә һәм калган балалар белән уйный башлый. Ә әтисенә «Әйдә, әниебез хастаханәдә булганда, без Любовь Анатольевнаны өйгә алып кайтыйк. Ул безнең "вакытлы" әни булсын,-дигән.

Марат инде үзе өч бала әтисе. Яраткан тәрбиячесе белән элемтәне югалтмый. Узган ел ул Корноухово балалар бакчасына улы Рәсимне алып килә.

- Без Марат белән бу күңелле очракны бергәләп искә алдык,- дип елмая Любовь Анатольевна.

 

Тәрбияче нинди булырга тиеш?

Тәрбияче - ата-анадан соң баланың тормыш юлында беренче укытучы ул. Тәрбия бирү - зур сабырлык, аңлашу һәм рухи яктан ныклык таләп итә торган авыр хезмәт.

- Үз һөнәреңне яратсаң гына эшләве рәхәт булачак. Минем үземә балалар белән эшләү ошый. Хезмәт стажым 40 ел булуга карамастан, тәрбияче булуыма бер генә минутка да үкенмәдем, - дип үз фикерләре белән уртаклаша Любовь Анатольевна.

Әңгәмәдәшебез үз һөнәреңдә бөтен булдыклыгыңны кулланып  эшләү ягында. Һәр көн балаларга нинди дә булса яңалык ачарга, алар белән бергә сөенергә һәм әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрергә кирәк. Баланың сөйлисе килгән серләрен тыңлый белү аның рухи дөньясын аңлауда ярдәм итә.

- Тәрбияче һәрвакыт камилләшергә, үз осталыгын арттырырга һәм күнекмәләрен булдырырга тиеш. Ирешкән белән канәгатьләнмичә һәрвакыт алга барырга кирәк, - ди Любовь Анатольевна.

Хәзер мәктәпкәчә белем бирү системасы күпкә камилрәк. Заманча технологияләр чорында аларның күзаллаулары да үзгәрә дип саный тәрбияче.

- Балалар тиз үсеш кичерәләр. Заманча гаджетлардан файдаланалар һәм өч-дүрт яшьтә компьютерны үзләштерә. Совет чорында саф һавада аралашу өстенлек итте. Хәзер балалар үзләре генә дә уйный алалар. Мин мондый тәрбия яклы түгел, әмма бу заман сулышы, - ди тәрбияче.

Очрашу ахырында Любовь Анатольевна барлык балаларга, бигрәк тә яшь әти-әниләргә балаларның мәхәббәттә үсүләрен теләде. Чөнки балачакта ул рухи җылылык тоеп үсмәсә, аның мәрхәмәтле, ярдәмчел һәм яхшы кеше булуы мөмкин түгел,- дип уйлый ул.

 

Гөлчәчәк Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса