Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

“Логос” хуҗалыгы югары уңыш алуга ирешүләре белән мактала

Районыбызның “Логос” хуҗалыгы елның-елында бөртеклеләрдән югары уңыш алуга ирешүләре белән мактала.

 Ел йомгаклары буенча логослыларның республикада кукуруз игүче районнар арасында беренче урынны алулары да мәгълүм. Алар күп еллар дәвамында кукуруз үстерүне камилләштереп киләләр. Беренче көннән үк шактый бай тәҗрибә туплаган “Пионер” компаниесе белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлаганнар. Чәчүлек орлык белән дә күбесенчә алар тәэмин итә. Әле  менә узган елның коры килүенә карамастан, игенчелек технологиясен төгәл үтәп эш итүләре нәтиҗәсендә мул уңыш җыеп алулары да аларның җир белән эшли белүләрен күрсәтеп тора.  Шуларны да истә тотып әлеге компания аларга 170 мең сумлык чәчүлек орлык бүләк иткән. Ә ул шактый кыйммәтле материал. Барлык кирәкле ашлама һәм химик препаратлар белән тулыландырып язгы чәчү өчен әзерлек хәленә китерелгән әлеге 25 килограммлы бер капчык кукуруз бәясе бүген азык-төлек базарында 11 мең сум тора. Ә логослылар узган ел аның һәр гектарыннан уртача 78 шәр центнер уңыш җыеп алуга ирешкәннәр. 
Кукуруз белән беррәттән, алар башка төрле культуралардан да мул уңыш алалар. Болар бар да эшкә күңел бирүнең, технологик таләпләрне үз вакытында үтәүнең ачык мисалы. Бүгенгесе көнне авыл хуҗалыгы  базарында сыек үсемлек мае җитештерүче предприятиеләрдә рапс, көнбагыш культураларына ихтыяҗ үсүен истә тотып, мондый культуралар игү күләмен дә киметмиләр. Узган ел,  мәсәлән, эшкәртүчеләргә 5 мең тонна күләмендә көнбагыш төяп озатканнар. Май җитештерүчеләр аның килограммын 34 сумнан кабул иткәннәр. Тик бәяләрнең еш үзгәреп торуы, тотрыксызлыгы гына  бүген күпләрне борчый. Чөнки теге яки бу төр культура игүгә  алдан ук зур хәстәрлек күрергә кирәклеген, иң элек җир мәйданын  сайлый белү һәм аны тиешенчә эшкәртүнең олы әһәмияткә ия булуын да  онытырга ярамый. Бүгенгесе көнне бигрәк тә рапс бик четерекле культурага әйләнгән. Рапсны химик эшкәртү таләпләрен тупас бозуның  еш кына күңелсезлекләр китереп чыгаруын искәртеп үтү дә урынлы булыр. Районыбыз умартачылары да еш кына кайбер хуҗалыкларга карата канәгатьсезлек белдереп суд юлларын таптарга мәҗбүр булалар. Мондый хәлләрнең еш кабатланып торуы күпләргә мәгълүм. Билгеле инде, һәр хезмәтнең үз кыенлыклы була, кыйммәтле препаратлар кайтарырга, заманча техникалар алып, алардан җитештерүчән файдалану, эш итү осталыгына ия булган хезмәткәрләр тупларга да кирәк. Ә бу мәсьәлә районыбызда елдан-ел актуальләшә бара. Әлбәттә инде техник культуралар белән әле һәркем эшли дә алмый. Шуңа логослылар үрнәгендә баштагы мәлләрдә районыбызның күп кенә фермерлары кинәт кенә зур табышка өметләнеп байтак кына мәйданда кукуруз, рапс, көнбагыш игүгә керешкән иделәр. Тик ул читтән караганда гына җиңел хезмәт төсле тоела. Алдан тиешле хәстәрлек чараларын күрмәсәң уңайсыз, аянычлы хәлдә калуыңны тоймый да каласың. Биредә дә  алда телгә алынган культураларны игәргә керешкәнче иң элек бөртек киптерү агрегатының төзек булуы, өзлексез эшләп торуы зур әһәмияткә ия булуын онытырга ярамый. Кызганычка каршы, кайбер хуҗалыкларыбыз бу чара зур чыгымнар сорый дигән сылтау белән ашлык киптерү җайланмаларын сатып  алып урнаштырырга ашыкмыйлар. Сүз дә юк, чыгымнар тотмыйча гына зур табыш алырга өметләнеп булмый. Логослылар исә  урып-җыю эшләрен тәмамлап, җир өстенә ак карлар яуганчы ашлык киптерүне  туктатмыйлар. 
Шунысы сөендерә, алар бу елда да бөртеклеләрдән һәм техник культуралардан тотрыклы уңыш алу максатыннан  күркәм чаралар күрергә өлгергәннәр инде. Биредә бер гектарга уртача 110 килограмм исәбеннән  ашлама кайтарганнар. Бу эшне  дәвам иттерүләре куандыра. Аннары соңгы елларда биредә сусыз аммиак кертүне дә нык активлаштырып җибәргәннәр.  Бу елда да алар аны 3 мең гектардан артык мәйданга кертергә исәп итәләр. Ничек кенә һава шартларының уңайлы килүенә өмет итсәк тә, үзеңә беркадәр чыгымнар тотып, җитди әзерлек чаралары күрмичә генә уңышларга ирешеп булмый. Узган елгы һава шартлары моңа ачык мисал булып тора. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса