Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Лилия Мукриева: "Ул пешергән ризыкларның тәме әле дә тел очында кебек."

Килен белән кайнана мөнәсәбәте гаиләдә ничек?

 Озак еллар бер түбә астында яшәп, бүгенге көндә башкаларга үрнәк итеп куярлык гаиләләр бармы? Әнә шул темага “Без – бер гаилә” дигән рубрика ачабыз, укучым! Һәм сездән хат-язмалар көтәбез.

Карлы-буранлы көннең салкынча җиле, мин дә калышмыйм дигәндәй, ияреп өйгә кадәр керде. Ишек катында өс-башымны каккалап, итегемне салган арада түр яктан әкрен кенә тавыш ишетелде: “Кемдер бар ахыры анда, кызым?”

– Хәзер, әнкәй, хәзер чыгам, – дигән җавап белән аш-су алъяпкычын килешле итеп япкан килен – Лилия үзе дә күренде. – Иртән коймак туглаган идем, шуны пешереп чәй эчтек тә, аннары камыр куйдым. Шуның белән мәш килә идем әле. Әни камыр ризыкларын ярата, – диде ул, килә-килешкә.

Күрештек. Хәл-әхвәл алышканнан соң түр якка Гыйзелниса апа янына уздым.

Өйдә тәртип белән җыеп куелган урын-җир, җиһазларның зәвыклыгы, чисталык беренче карашка ук күзгә ташланды. Йомшак кәнәфигә утырган Гыйзелниса апа бер кулына тоткан дисбе төймәләрен барлый иде.

– Менә шулай яшәп ятабыз инде, балам, – диде ул, күрешергә сузган кулымны ала алмаганга уңайсызланып. – Сул як гәүдәмне күтәрә алмыйм, урын өстендә ятуыма да 7 ел булды инде. Гел ятма, азрак җилкәләрең ял итсен дип балалар шушылай утыртып куялар үземне. Рәхмәт яусын аларга, бик тәрбиялиләр.

Сөйләшүе аңа җиңелләрдән булмаса да, хәйран ук аңлашабыз. Сүзебезгә ара-тирә килене Лилия, кызы Гүзәлия дә кушыла.

– Без – балалары барыбыз да авылда – Күгәрчендә төпләндек. Шуңа да җайлы, рәхәт, әни янына гел киләбез, ризык пешерсәк тә иң элек аңа авыз иттерәсе килә, узганда-барганда булса да өйгә кагылып хәлен белеп чыгабыз, – ди Гүзәлия. – Кисәк кенә булды шул бу авыруы. Югыйсә йөгереп йөри торган кеше иде ул әни.

Сүз җае белән без хәтернең буран сарган ак сукмакларыннан атлый-атлый үткәннәргә кайтабыз. Анда бөтенләй башка - авыр булса да балачакның татлы, яшьлекнең егәрле, дәрманлы чагы чагыла. Кыенлыкларын көрсенеп, күңелле вакытларын елмаеп искә алабыз.

– Госман белән 1962 нче елны өйләнештек. Миңа 20 яшь иде. Эшкә батыр, тәвәккәл булдым, башласам ахырына җиткерми туктамас идем. Тормышта төрлесе булгандыр. Шулай да әйбәт яшәдек Аллага шөкер. Госман белән икебез дә фермада эшләдек. Аның 42 ел стажы бар иде. Нишлисең, картлыкка тигез килеп җитәргә генә насыйп булмады, – ди җәйгә  сигез дистәсен түгәрәкләүче  Гыйзелниса апа.

Әйе, аларның икәүләшеп фермада эшләгән чакларын өлкән, урта буын әле дә яхшы хәтерлидер. Колхозның ул чагында сыер, сарык, дуңгыз фермалары – иң авыр тармаклардан саналды. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән елларында урманга барып утын хәзерләгән, аны мәктәп ишегалдына алып кайткач ярып, әрдәнәләп өйгән вакытларын да күңелендә яңартты Гыйзелниса апа.

Дүрт балага: Гүзәлия, Розалия, Илдус, Илгизгә гомер биргән, аларны тигезлектә үстереп, тормышны, хезмәтне яратырга өйрәткән Гыйзелниса апа бүген шуларның рәхәтен күрә. Сүз барышында әледән-әле төп нигездә калган улы Илгизне, килене Лилияне мактап ала ул. Юк, ясалмалылык та, ярарга тырышу да түгел бу. Һәр сүзендә ихласлык, балалары, оныкларына булган мәхәббәте ярылып ята аның.

– Оныкларыма хәтле “Әби, нихәл!” дип кайтып керәләр, киткәндә: “Без киттек, әби!” дип яныма килеп саубуллашып чыгып китәләр. Аларның кайтканын көтеп торам. Ризәләбез инде зур, Казанда белем ала, Илназыбыз  мәктәптә 9 класста укый. Бәхетләре генә була күрсен, – ди оныкларын сөеп Гыйзелниса апа.

– Үзем күрше Ямаш авылыннан мин. Монда килен булып килгәнемә 18 ел инде, - дип сүзгә кушыла Лилия. – Әни балаларны бик карады, аш-суга оста булды. Ул пешергән ризыкларның тәме әле дә тел очында кебек. Кич утырып шәлен бәйләде, тик торуны белмәде. Малларны элек-электән күп асрадык, барысына да җитештек, – ди ул.

Маллар дигәннән, аның санын хәзер дә киметмәгән Мукриевлар. Абзарларында 2 сыер, 4 баш бозау, тавык-чебешләр бар. Күгәрчен авылының  крестьян-фермерлык хуҗалыгында савымчы булып эшләгән Лилиянең барысына да өлгерүенә гаҗәпләнүемнең чиге булмады.

– Терлекләрне ирем Илгиз, улым Илназ белән бергәләп карыйбыз. Иртәнге сәгать дүрттә фермага эшкә барам, аннан кайткач тиз арада үзебезнең сыерларны савып алам, шул арада улым сөтне җыючыларга тапшырып килә. Көндәлек эшкә күнегелгән инде, – ди Лилия. – Әнине мунчага күтәреп кертү өчен апалар да, килендәшем дә ярдәм итә, рәхмәт яусын аларга, – дип өсти ул. – Кирәк вакытта аларга эндәшәбез.

Әлеге гаиләдә һәркем бер-берсенә хөрмәт, ихтирам белән карый, күңелендә игелекле мөгамәләне тоеп яши. Хәер, татулыкның асылы да шулдыр мөгаен. Аңлашып яшәү өчен күңелеңнең чиста, пакъ булуы да мөһимдер. Шулай булмаса берсе рәхәтләнеп “Әни” дип, икенчесе йомшак кына “Кызым” дип дәшә алыр идеме икән?! Тату ояның нигезе дә шул сүзләрдән корылган ич!

Фәрваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса