Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Лариса Кибякова :"Ансамбльгә йөрүче өлкәннәребез бик активлар"

Алан-Полян һәм Кызыл Йолдыз авыллары клубы мөдире Лариса Кибякова яулаган үрләр турында газетабызда беренче язуыбыз түгел инде. 

“Алан” балалар коллективы, “Чулпы” керәшен халык фольклор ансамбле белән район, республикакүләм бәйгеләрдә, фестивальләрдә еш катнаша ул. Җитәкчелек тарафыннан бирелгән төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, Рәхмәт хатлары аның үз эшенә бирелгән, тынгысыз хезмәте турында сөйли.  
Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан Яңа Чишмә районында булып узган «Тарихта без эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» нәсел шәҗәрәсе фестивалендә дә булып кайтты Лариса.
- Зона этабы ике конкурс биременнән - «Иң яхшы милли ризык» һәм «Визит карточкасы»ннан торды. Мин керәшеннәрнең милли ризыклары – үпкә-бавыр, кәбестә бөккәннәреннән өстәл әзерләдем. Алар янәшәсендә кош теле һәм башка тәм-томнар куйдым.  Ә инде “Визит карточкасы”на авыл тарихы альбомын, чулпылар, мунжака (керәшеннәрнең түшкә куела торган көмеш тәңкәләре), чиккән сөлге, кашага, тәре алды алъяпкычын күрсәттек, ансамбль белән “Өй киендерү” күренешен тасвирладык, - ди ул, фестивальдә алган тәэсирләре белән уртаклашып.
Чигү-тегүгә осталыгы бар аның. Шәҗәрә агачын да тукымага үзе чиккән. Ә инде мунжака, чулпыларны авыл халкы бүләк иткән. 
-Ансамбльгә йөрүче өлкәннәребез бик активлар. Иң яшебезгә 45 яшь булса, иң өлкәнебезгә 75 яшь. Барысы да җыр-биюгә осталар. Репертуарга җырлар сайлаганда милли киемнәргә, йолаларга да зур әһәмият бирәбез, - ди ул. 
Афәрин, диясе килә. Элеккедән килгән күркәм гореф-гадәтләрне фольклор аша яшь буынга җиткерү бик тә кирәкле гамәл.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса