Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Ләйсән Вәлиева әнисе хезмәтен дәвам иткән

Бүгенге тормышыбызда әти-әниләре хезмәтен үз итеп, аны бар күңелен биреп яратып башкаручы егет-кызларны еш очратырга мөмкин.

Яңа Арыш авылына барып чыккач элемтә бүлегенә кагылган идем. Гадәттәгечә, биредә бер вакытта да кеше өзелеп тормый. Әлеге элемтә бүлеге җитәкчесе Ләйсән Вәлиеваның авылдашлары белән җылы мөгамәләсен, аның хезмәт күрсәтү рәвешен күзәтеп хәйран калып кайттым. Сокланырлык та бит үзенә! Бәләкәй генә бүлмәдә борылырга да урын юк, ә ул исә авылдашларына бик рәхәтләнеп хезмәт күрсәтә. Берәүләрдән электр энергиясе, газдан файдаланганга һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итә, икенчеләргә кирәкле газет-журналларны табып бирүдә булыша. Шул ук вакытта азык-төлек товарларын да сатып җибәрә. Күренеп тора, үз эшендә очраклы хезмәткәр түгел. Авылдашлары белән бер-берсен аңлашып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп хезмәт куярга мөмкин шул. Аннары аның ишле гаиләдә үсүенең дә уңай йогынтысы тими калмагандыр, мөгаен. Кагыйдә буларак андый балалар эшкә хәвәс, тырыш һәм сәләтле булалар. Ләйсән дә мәктәптә укыган елларыннан ук әнисе Исламия апага авылдашларына газета-журналлар таратырга булыша. Ә ул чорларда авыл кешеләре матбугат чараларын бик күп алдырып укыйлар.

 

Автор Идрис Аметов.

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса