Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Кулон-Агро”җәмгыятендә эшләүче Илсаф Шәрифуллинга тиңнәр юк

Районыбызның эре хуҗалыкларыннан исәпләнгән “Кулон-Агро”җәмгыяте кырларында терлек азыгы әзерләү барышы белән танышып йөргәндә белгечләр тракторчы Илсаф Шәрифуллин белән таныштырдылар.

Аларның әйтүләренә караганда, ул ел әйләнәсе производствода иң алгы сызыкларда атлый. Үзенә тапшырылган «МТЗ-1221» тракторын һәрвакыт төзек йөртергә тырыша. Шуңа кыр эшләрендә дә  елның-елында мактала, быелгы язгы чәчүдә дә ул беренче урынны яулавы белән дан тота. Ә ирешелгән уңышлар аз түгел. Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү барышында  әлегә аңа тиңнәр юк. Илсаф тракторы белән бер мең тонна яшел масса ташуга ирешкән. Хуҗалыкның баш инженеры Фәнис Юнысов та аның хезмәт сөючәнлеген югары бәяләп, Илсафны яз башыннан көзге кыр эшләре тәмамланганчы мактаулылар исемлегеннән төшми,- дип уңай яктан телгә алды.Чын- чынлап мактарлыгы да бар икән шул үзен. Бу көннәрдә ул республикада урып-җыю эшләре башланыр алдыннан үткәрелә торган ”Кыр көне”ндә тракторчылар конкурсында катнашып җиңү яулап кайткан. Әлеге республикакүләм дәрәҗәле конкурста катнашкан 38  тракторчы арасында 4 енче урынны алу зур җиңү инде ул билгеле. Шул хәбәрне ишеткәч әле чын-чынлап районыбызның легендар механизаторы Үзбәк абый Мусинга алмаш бар икән, дип сөенеп тә куйдым. Чөнки Үзбәк абый республика күләмендә үткәрелә торган сабанчылар ярышында һәрвакыт призлы урыннар алуга ирешә иде. Арабызда җиңүгә йөз тотучылар, аның эшен дәвам итүчеләр бар икән әле.  Кулонлыларның әле киләчәктә мондый олы җиңүләре ешрак кабатлануына шик юк. Чөнки биредә хезмәт кешесенең дәрәҗәсе зур. Менә шундыйлар үрнәгендә  районыбыз хуҗалыкларында күпләрне сокландыра торган оста механизаторлар мәктәбе яңарып китүе ихтимал. Районыбыз күләмендә дә мәртәбәле бәйгеләрне ешрак оештырырга кирәктер, бәлки.

Илсаф Шәрифуллинга  исә  киләчәктә районыбыз данын тагын да югарырак күтәрүдә уңышларның ешрак елмаюуын телисе килә.  Чөнки, хуҗалыкларыбызда бүген эшнең әле очы кырые күренми. Барысы да алдан планлаштырылганча бер- бер артлы дәвам итүе,  әзерлек чараларының яхшы булуын дәлилли. Беренче чиратта кояшлы матур көннәрдән файдаланып җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплыйсы бар.  Аннары барлык көчне урып-җыю эшләрен мөмкин кадәр аз югалтулар  белән башкарып чыгу бурычлары тора. Бүген исә кыр эшләре батыры сенаж базына яшел масса ташуда мактала, аннары ул печән әзерләүгә күчәчәк. Илсафның күңеле шат, кәефе күтәренке, киеренке хезмәттә сынатырга әле һичкенә дә исәбе юк аның. Киләчәктә инде әлбәттә үз эшен шушындый темплар белән дәвам иттереп туфрак әзерләү,  көзге чәчү кебек  җаваплы чаралар алда тора. Без ышанабыз, елның –елындагыча ул анда да күркәм нәтиҗәләре белән сөендерер.

                 Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса