Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

“Кулон-Агро” хуҗалыгында кыш көнне дә эш туктамый

“Кулон-Агро” хуҗалыгына елның кайсы вакытында гына килеп чыксаң да һәр тармакта кызу эш кайный.

Тик аерма шунда гына, игенче-механизаторлар салкын кыш айларында элеккеге чорлардагы кебек техника утарында ачык һавада учак ягып трактор яисә агрегатларны көйләүдән инде тулысынча читләшкәннәр. Биредә  механизаторларның эш шартларын бермә-бер яхшыртуга ирешкәннәр. Автомашиналар гаражы тибындагы иркен бүлмәләрнең кайсына гына барып керсәң дә биредәге җылылыкка һәм җанлылыкка таң каласың. Аннары эшләүчеләрнең ишектән керүчеләрне күзәтергә дә вакытлары юк, һәркем үз эше белән мәшгуль. Берәүләр автомашина яисә тракторын  төзекләндереп сафка бастыра. Икенчеләре тырмалар ремонтлый. Иң әһәмиятлесе, бер генә дә тик торучы яисә юкны бушка аударып кая барып бәрелергә белмичә аптырап йөрүчене очратмассың. Барысы да үз эше белән мавыккан. Түр башындагы почмакта урнаштырылган олы станок артында берәү тимер кырдыра. Зал уртасындагы киң тимер өстәл артында ике механизатор тырмалар җыю белән мәшгуль. Юлдашым, әлеге хуҗалыкның баш белгече Камил Галимуллин егетләрнең хезмәтен сокланып күзәтүемне күреп, бу җаваплы эшкә иң тәҗрибәле механизаторларны куюларын белдерде. Әле ремонт эшен күптән түгел генә башлауларына карамастан, алар инде кыска гына вакыт эчендә 100 тырманы  сыйфатлы итеп көйләп сафка бастырырга өлгергәннәр. Ә биредә барысы 450 тырма исәпләнә. Кайбер хуҗалыклардагы кебек аны сүтеп каяндыр кайтарылган тешләр белән комплектламыйлар егетләр, барысын да үз куллары белән төзекләндерәләр. Тимерче Ринат Шәрәфиев аны янып торган күмер өстендә кыздырып чүкеп яңарта. Аннары биредә тагын бер күркәм гадәтне бик теләп гамәлгә керткәннәр. Тимерче яисә тимер кырдыручы ел әйләнәсе диярлек бер бүлмәдә ябылып эшләмиләр. Чөнки җәй айларында аларның эше нык кими, шуңа аларны сезонлы эшкә чакыралар. Ринат әле хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы да, елның-елында диярлек язгы чәчү батыры буларак мактала. Ул үзенең куәтле тракторы белән елның-елында районыбызның һәр почмагында диярлек булып җир эшкәртә, чәчү чәчә. Хезмәттәше Рөстәм Хөснетдинов та хуҗалыкның бер дигән механизаторы. Ул МТЗ-1221 тракторы белән шулай ук алны-ялны белмичә хезмәт куя. Һәрвакыт диярлек ел йомгаклары буенча иптәшләре арасында лидерлык итә. Ә менә тимер кырдыручы оста шәһәрдән кайткан икән. Баш белгеч аны Марсель Хәйретдинов дип таныштырды. Ул «Татэнерго» системасындагы предприятиеләренең берсендә гомере буена станок артында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Әллә инде шаулы шәһәр тормышыннан тәмам туеп кайтып ул туган авылы Биектауда  төпләнгән. Хәер, аны инде моннан киткән дип тә әйтеп булмый. Чөнки шәһәр җирендә яшәгәндә үк төп йортларыннан аерылмаган, буш вакытларын биредә үткәрергә гадәтләнгән.Үз эшенең чын остасы монда да яшьлек елларында сайлаган һөнәрен ташламыйча уңышлы төстә дәвам иттерә. Йорты янәшәсендәге гаражда урнаштырылган күп санлы станокларында авыл кешеләренә һәм җирле фермерларга туктаусыз тимер кырдырып, көндәлек кирәк-яракларын эшләп бирүдән үзенә тәм табып яшәгән. Үз хезмәтенең чын остасын хуҗалык җитәкчеләре күреп аны үзләренә эшкә чакырып ялгышмаганнар. Авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастыру чорында ул биредә алыштыргысыз хезмәткәр. Кызу эш вакытында юк кына болт яисә башка кайбер кирәкле узеллар эзләп инженер-механикларга хәзер читкә чыгып чабасы да юк. Марсель барысын да заводтагыдан да шәбрәк һәм җайлырак итеп ясап бирә, аның бер белмәгән эше юк, дип Камил Галимуллин үз сөенечләре белән  уртаклашты. 
Килгән-килгән биредә  аннан язгы кыр эшләренә әзерлек барышы хакында да кызыксынмый булдыра алмадым. Кулонлылар киләсе елның язында үзләренең җир мәйданнарын беркадәр арттыруга ирешкәннәр. Районыбызның кайбер вак фермерлык хуҗалыклары тарафыннан күп еллар дәвамында файдаланылмыйча тик ятып, инде иген игәргә бөтенләй яраксыз хәлгә килгән, соңгы вакытларда чүп үләннәре һәм агачлар үсеп чуарланган бу ташландык җир кишәрлекләрен алар рәсмиләштереп куйганнар. Аннары йөздән артык каен, чыршы агачлары тамырларын куәтле тракторлар ярдәмендә чистартып, эшкәртеп көздән ул җирләргә арыш чәчеп калдырганнар. Шулай итеп аларның бүген гомуми чәчүлек җир мәйданы 9300 гектарга җиткән. Биредә әнә шулай һәр нәрсәгә дә чын хуҗаларча караш ачык сизелә.
 Дәвамы газета битләрендә.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса