Күгәрчен авылында онытылмаслык бәйрәм үткәрделәр
Районыбыз авылларында урам бәйрәмнәре, «Капка төбендә утыру» кебек күңелле күренешләр дәвам итә
Күп мәртәбәләр ишетергә туры килсә дә, әле бер дә мондый урам бәйрәмендә катнашырга җае чыкканы юк иде.
Дөресен әйтергә кирәк, әлеге чараны оештыручы, күптәнге танышым, әфганчы Габделбәр Шириязданов чакыргач килми булдыра алмадык. Уйлап карасаң, үз урам кешеләренең күңелен күрү өчен әлләни зур чыгымнар да кирәкми икән бит. Бары тик теләк кенә булсын. Ә ризыкка килгәндә, бүгенге тормышларыбыз һәркайсыбызның сөенерлек, берәү дә бернәрсәгә мохтаҗлык кичерми. Аннары безнең татар халкының күркәм гадәте бар, ул бер вакытта да чакырылган җиргә буш кул белән йөрергә гадәтләнмәгән. Биредә дә Күгәрчен авылының Жданов урамы башындагы койма буендагы күләгәдә урнаштырылган 30 метр озынлыктагы өстәл сыйдан сыгылып тора иде. Анда ниләр генә юк, бакча нигъмәтләре, җиләк-җимеш, карбыз-кавын, компот, куас, лимонад кебек татлы эчемлекләр, төрледән-төрле камыр ризыклары, тортлар белән тулы. Шул арада кайсыдыр табын уртасына олы ит бәлешен дә алып килеп утыртты. Бер урамда яшәгән халыкның очрашуы бу кадәр үк күңелле үтәр, дип һич кенә дә уйламаган идем. Теләгең булса була икән шул. Аның әле шушы урам кешеләренә караганда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Балык Бистәсеннән кайтучылары да байтак җыела. Бер очрашу үзе бер гомер, дигәндәй берәү дә ераклардан кайтуларына үкенмәгәндер. Иң әһәмиятлесе, атналар буена ныклап торып хәстәрләнсәң дә болай ук күңелле килеп чыкмас иде, мөгаен. Көн кичкә таба авышса да һава эсселеге сүрелмәгән. Берәүләр озын өстәл артында бер-берсе белән җылы әңгәмә куертып, үткән хатирәләрен яңарталар. Икенчеләр өстәл башында урын алган баянчыларга кушылып җыр сузып җибәрделәр. Нәрсә-нәрсә җыр-моңга оста инде Күгәрчен авылы кешеләре. Арада иң осталарын, аеруча моңлы җырлаучыларны сораучылары да күп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа