Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

“КОЯШ НУРЛАРЫ АСТЫНДА”

Яңа Арыш авылы китапханәсе каршында  балалар өчен  “Кояш нурлары астында” дип исемләнгән чара үткәрдек.

Ул ачык һавада узды. Балалар көн дәвамында рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, уеннарда катнашты, бүләкләр алдылар. Биредә пазллар җыйдылар, яңа китаплар белән таныштылар, кроссвордлар чиштеләр, спорт уеннарында да катнаштылар. Табышмакларга да җавап бирделәр. Китапханәдә оештырылган «Балалар китабы - серле бер дөнья» исемле китап күргәзмәсен бик кызыксыну белән күзәтте алар.

Әлеге чара бик күңелле, матур үтте.  Барлык сабыйлар да исән-имин булсын, әти-әниләрен тыңлап, тәртипле булып үссеннәр.

 

                                                                               Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Яңа Арыш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса