Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

«Китап алсаң кулыңа – юлың күмелә нурга»

Китап һәм китапханәче бер-берсен тулыландырып, иҗатка илһам өстәп торучылар, дияр идем мин. Кайчан гына китапханә ишеген ачып кермә, һәрвакыт төрледән төрле темаларга кичәләр, күргәзмәләр, очрашулар үзенә җәлеп итеп тора.


Без, Күгәрчен авылы китапханәчеләре, һәр ел саен китап укучыларыбызны бер язучы белән очраштыруны үзебезгә максат итеп куйдык. Һәм менә март аенда үзебезгә кунакка проза өлкәсендә иҗат итүче, бик күпләр яратып, үз итеп өлгергән Зифа апа Кадырованы чакырдык.  Аның белән бергә Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсенең баш китапханәчесе Роза Хәмидуллина, якташыбыз, тумышы белән Яңа Арыш авылыннан булган, Яр Чаллы дәүләт курчак театры директоры урынбасары булып эшләүче Рашат Фәйзрахманов та килде. 
Зифа апа Кадырова белән очрашуга аның китапларын яратып укучы авылдашларыбыз,  укытучылар, укучылар, якын-тирә авылларның китапханәчеләре җыйналды. Әлеге матур чара  Балык Бистәсе районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәхимә Рәшитованың сәламләве һәм котлавы белән башланып китте. Зифа Кадыровага укучылардан берсеннән-берсе кызыклы сораулар явып кына торды. Ул аларга бик теләп җаваплар кайтарды. Шулай ук аның әсәрләреннән өзекләр укылды,  бәйрәм бүләге итеп җырлар башкарылды.  Язучы белән аралашу һәркем күңеленә үз матурлыгын салды, ул истәлекле, җанлы очрашу булып кереп калды. 


Лилия Кәримуллина,
Күгәрчен авылы китапханә мөдире. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев