Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

“Ходай сәламәтлектән аермасын”

 Аларны күп нәрсәләр берләштерә. Яшьли икесенең әтисез калуы, күп бала тудырып тәрбияләү хыялы, бер-берсенә чиксез мәхәббәтләре, тормыш корып балалар тугач та авырлыкларны бергәләп җиңү... Сүзем Олы Елга авылында гомер итүче Асия һәм Радик Хөснетдиновлар турында.

 Аларга өйгә килеп кергәч тә тәмле ризык исе, чисталык, матурлык күзгә бәрелә. Мине ачык йөз белән каршы алдылар. Өйдәгеләр белән танышып чыктым. Сөембикә, Таңсылу, Саҗидә, Сөләйман – дүрт бала. Биредә күңелле, рәхәт мөһит. Гаилә башлыклары аралашучан, балалар да тәрбияле, мөләем. Сабыйлар тәрбияләүнең иң зур өлеше әниләргә туры килә, минемчә. Ә ата кеше чын-чынлап аларга терәк, кайгыртучан, аларны авырлыклардан саклаучы кеше. “Әтиебез безнең алтын. Андый ир-атлар җир йөзендә бик сирәк. Икенче кызыбыз тугач хастаханә юлларын еш таптадык. Яшь ярым булганда сабыебыз йөрәгенә зур операция кичерде. Менә шундый вакытларда күп гаиләләр сынала. Авырлыклардан куркып таркала, ир яки хатын гаиләне ташлап чыгып китә. Ә без киресенчә, бер-беребезгә тагын да якынлаштык, терәк булдык, авырлыкны бергә күтәрдек. Дания әнигә зур рәхмәтле мин. Шундый тырыш, уңган малай тәрбияләп үстергән ул. Бүгенге көнемә шөкерана кылам”, - ди хуҗабикә. Гаилә булгач, төрле хәлләр дә була. Савыт-саба шалтырамый тормый. Әлеге гаилә тавыш гауга куптармый. Килеп туган проблеманы уртага салып сөйләшә, чыгу юлларын эзли. Йорт-курага җиһаз алу, йортны киендерү кебек эшләрне дә бергә киңәшләшеп башкара алар. “Минеке-синеке дигән нәрсә юк бездә”,-ди гаилә башлыгы Радик. Гаилә хәлен финанс яктан кайгырту тулысынча ир җилкәсендә. “Ул алып баручы мин иярүче генә”,- ди анын турында Асия. Рус Әшнәге мәктәбендә физкультура һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укыткан ул. Кыскарту сиситемасына эләккәч, шәһәргә эш эзләп чыгып киткән. Бүген Суварплаза комплексында эшли. Үз көчләре белән тырышып йорт җиткергәннәр. Бакчада җиләк-җимешен, яшелчәсен утырталар. “Бәхетле әти, бәхетле ир мин. Ходай сәламәтлнек бирсен, башка авырлыклар күрсәтмәсен”,-ди Радик. Озакламый алар кызларының йөрәгенә урнаштырылган клапанын алыштырырга барачак. Өстәвенә дәвалану өчен кыйбатлы аппарат та кирәк аларга. Андый акчаны җыю мөмкинлеге юк бу гаиләнең.

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса