Балык Бистәсендә 60 ел бергә яшәгән парларның берсе алар
60 ел... Юк, юбиляр турында түгел бу язмам, ә алтмыш ел бергә пар канатлы гомер кичергән, авылның аксакалы белән ак әбисе булырдай асыл затлар - Хәмәтзиннур ага белән Зәйтүнә апа хакында.
Авыл эченә тигез юллардан үтеп ак кирпечтән салынган галәмәт зур йорт каршына килеп туктыйбыз. Мингаяновларны шушында яши диделәр. Капка төбеннән үк җәелеп үскән хәтфәдәй яшел чирәмне күрүгә табигатьнең хозурлыгы, гаме җанга тула. Авыл урамнарының матурлыгы йөзенә чыккан – һәр җирдә чисталык, пөхтәлек... Уйларымны бүлеп ишегалды ягыннан ягымлы тавыш ишетелде:
–Безгәме сез? Әйдәгез, әйдә...
Хәмәтзиннур абыйларның уртанчы кызлары Диләрә икән. Казаннан кайткан.
Бергәләп өйгә үттек. Болын хәтле иркен, якты йортның һәр почмагыннан җылы нур сибелә, тәрәзәләрдән кергән кояш көлтәләре дивар буйлап уйнаклый. Матур итеп түбәтәен киеп куйган Хәмәтзиннур абый, баш очына ак яулыгын чөеп бәйләгән Зәйтүнә апа искиткеч ачык йөзле булып чыктылар.
–Өйгә килеп безнең белән сөйләшеп, аралашып утыручыларны яратабыз без, – ди Хәмәтзиннур абый. –Олыгайгач күңел дигәнең нечкәрә икән ул, игътибар, хөрмәтне көтә.
Елмаеп сөйләшсә дә күзләрендә чагылып киткән моңсулык чаткылары әледән-әле үзен сиздереп ала. Ипләп кенә гомер йомгагын сүтәбез.
–Зәйтүнә апаң белән икебез дә шушы Мәмле Казаклар Чаллысы авылыннан без. Сугышка кадәр туганбыз. Шуңа да ул елларның михнәтләрен үз җилкәбездә шактый татыдык. Хәер, бер безгә генә түгел, иле белән авыр еллар иде шул. 14 яшемдә ат җигеп урманнан олау-олау утын ташыдым. Аның юллары да хәзерге кебек идемени соң?! Язын-көзен урманга кереп-чыгулар газап булды. Аннары берәр елдан соң кәнүшнигә ат караучы булып кердем. Колхозның ул чакта 20 дән артык аты бар. Иртәнге сәгать 4 тә эштә була идем инде. Кай вакытта гына йоклаганбыздыр ул чакта. Үзебез сыер асрадык. Әни шуны җигеп Чистайга, 30 километр ераклыктагы Мирәтәккә симәнәгә барыр иде, –ди Хәмәтзиннур абый.
1962 нче елда Мамадышта шоферлыкка укып, туган авылына эшкә кайта ул. Башта иске генә ГАЗ-51 машинасын бирәләр үзенә. Шуны ремонтлап эшли, техникага һәвәслеген, тырышлыгын күрсәтә. Берничә елдан ГАЗ-52 машинасына утыра. Карусыз, бирелгән эшне җиренә җиткереп үтәгәнгә җитәкчеләр алдында, авылдашлары каршында абруе үсә. Фоторәсеме районыбызның Мактау тактасына куела. Краснодар өлкәсенә, Барнаулга барып эшләгәннәре дә бүгенгедәй күз алдында Хәмәтзиннур абыйның. Соңрак газ балоннары ташу хезмәтенә күчә. Анда да тырышлыгы белән хөрмәт яулый. 47 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга ул.
–Машинага дип ике чиләк су җылытыр иде дә, иртәнге 3 тә үк эшкә чыгып китәр иде. Ярый әле өйдә балаларны барлап торырга әни булды, – дип ире сүзен куәтли Зәйтүнә апа. –Безгә дә колхоз берәр гектар бәрәңге, чөгендер җире бүлеп бирә. Шуны җәй көне эшкәртәсең, аннары көз көне алып колхозга тапшырырга кирәк. Шуның өстенә әле урманда агач кәлшәләре утыртырга йөрибез. Анысы да бер гектар бүлеп бирелә. Шуннан үзебезнең маллар өчен печән әзерлибез. Ул чакта эшнең очы-кырые юк иде инде, – ди ул.
–Ә шулай да рәхәт вакытлар булган ул карчык, – дип куя Хәмәтзиннур абый. –Дөньялары да бүгенге шикелле болгавыр түгел иде. Тормыш итүе авыр булса да яшәүнең яме, тәме булды. Хәтерлисеңме, без өйләнешкән 1959 елның декабрь аен? Эш вакыты туры килмәсен дип никахлашуны кышка калдырдык. Туйлар туган-тумачаларның кунакка алулары белән атна-ун көнгә сузылды. Кешенең күңеле чиста иде ул чакларда, хөсетлекне белмәде. Шөкер, намус белән яшәдек, ул яктан җаныбыз тыныч, – ди хезмәт ветераны.
Туган нигезендә әти-әнисе белән матур гомер кичереп, аларның хәер-фатыйхасын алып яши Мингаяновлар. Зәйтүнә апаның бүген дә кайнанасы Миңкамал апаны мактап: “Бөтен эшкә дә әни өйрәтте”, диюе гаҗәп түгел. 18 яшендә килен булып төшкән кызның киңәшчесе, сердәшчесе дә була ул.
Гаилә бәхетен түгәрәкләп дүрт балалары дөньяга килә. Әмма тормышның бер чите көтмәгәндә кителә: 1975 елда 12 яшьлек уллары Әлтаф фаҗигага юлыга.
–Авыр хәлдә район больницасында аның белән бергә 3 ай яттым. Пешеп тән җәрәхәте алган иде. Сызланса да сабыр булды балам. Үзе дә, без дә терелүенә ышанган идек. Тик тәкъдиргә шулай язылган булгандыр, үз кулларым белән җир куенына иңдердем баламны.
Дәвамын газета битләреннән укый аласыз
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа