Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Кеше хезмәте белән матур

Аралашучан, искиткеч биографияле ул. Аның үткән тормыш юлы, хезмәттәге уңышлары биниһая. Күпләргә үрнәк шәхес ул. Ни генә әйтсәк тә, кеше эше белән бәйле тормыштан үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт. Гаиләдә алты бала үсеп, хезмәтне үз җилкәсендә татыган бу кеше тормыш авырлыкларыннан зарланмый. Бүгенге көненә шөкер итеп яши. Сүзем Чураш авылында туып, хәзерге вакытта Балык Бистәсендә яшәүче, вакытында районда дан тоткан җитәкче Мөдәрис Гаянов турында.

Без килгәндә Мөдәрис абый тормыш иптәше Саимә апа белән бакчада утырткан агачларына, җиләк-җимешләргә сокланып, көннең матурлыгына сөенеп серләшеп утыралар иде. “Менә бу биш-алты алмагач күптәнге нык агачлар. Тәмле алмалары белән сөендерәләр. Өчесен яңа утырттык. Әнә, түрдәрәк груша агачлары, карлыган куаклары. Берничәсен яңарттык. Янәшәдә виноград үсентесе. Инкубаторда чебешләр чыгардык әле. Үзең үстергәне тәмлерәк була”,-ди Мөдәрис абый.

Сөйләшә торгач хәтер дәфтәрен барлап алдык. Балачак, үсмер елларына кайтып килдек. 1949 елда дөньяга килгән Мөдәрис абый. Яшьли тормыш арбасын тартырга туры килә ул ел балаларына. Җәй буе утын, куак әзерләү, печән, яфрак җыю, көзен бәрәңге алу, кышын кар көрәү кебек эшләрне башкара алар. Дәрес әзерләргә, яраткан китапны укырга вакытлары калмый да. Мәктәп елларында спортны үз итә, чаңгы ярышларында алдынгы урыннарны бирми Мөдәрис абый. Бераз үсә төшкәч, унбер-унике яшьләрендә колхоз эшләрендә катнашу өчен ат тапшыралар аңа. Печән чүмәләсе ясау, аны эскерт янына тартып китерү кебек эшләрне башкара ул. Мәктәпне бетергәч комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга барырга кирәк, дип киңәш итәләр аңа. Аннан агроном һөнәрен үзләштереп чыга ул.

Шул вакыт эчендә армия сафларында хезмәт итеп кайтырга да өлгерә. Чураш авылында Мөдәрис абый агроном, Саимә апа бухгалтер булып эшләгәндә таныша яшьләр. Озакламый гаилә корып җибәрәләр. Быел бергә яшәүләренә 45 ел тулган. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары бар.

 Гомер су кебек аккан да киткән. Артка борылып карасаң күпме эшләр башкарылган. Партия кушуы буенча җитәкче булып авылдан-авылга күченеп йөрүләр, районга килү, яңадан авылларга кайту–барысы да баштан узган. Калинин исемендәге колхозда председатель, райкомда авыл хуҗалыгы мөдире, Г.Коләхмәтов исемендәге колхоз председателе, райком секретаре, КПССның икенче секретаре, “Сельхозхимия” берләшмәсе, “Агрохимсервис” җәмгыятенең генераль директоры вазыйфаларын башкарырга туры килә аңа. Г.Коләхметов исемендәге колхозның гөрләп торган вакыты, биштән артык фермада, нигездә, яшьләр эшли. Яхшы гына хезмәт хакы алалар, киләчәккә өмет бар. Ул җитәкчелек иткән чорда колхоз РСФСРның күчмә Кызыл байрагына лаек була. Соңрак “Агрохимсервис”ның директорлар советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк комитеты җитәкчесе дә булып тора әле ул.  1982 елдан бирле Балык Бистәсе районы советы депутаты булып тора, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Нинди генә вазыйфага алынса да, хезмәтен намуслы, тырыш, гадел башкаручы кеше буларак таныла Мөдәрис абый. Күпсанлы Почет грамоталары белән бүләкләнә. “Ватан алдында хезмәтләре өчен” II дәрәҗәдәге медаль-ордены иясе ул. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Дәүләт Советы һәм Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ул районның Почетлы гражданины.

- Югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит, ди әби-бабайларыбыз. Намусым кушканча хезмәт иттем, бервакытта да җиңел, җайлы эш эзләмәдем, һәрчак авырлыкны җиңәргә тырыштым,–ди ул үзе турында. Ул шушы матур табигатьле урында туып үскәненә, җиргә нык басып йөргәненә сөенә. Башка районнарга да югарырак дәрәҗәле эшләргә чакырып карыйлар аны. Туган ягын үз итә шул ул, башка җирдә яши алмас кебек тоела аңа.

 “Менә оныкларым белән сыерчык ояларын ясап элдек. Хезмәткә өйрәнеп үссеннәр, тормыш итәргә өйрәнсеннәр дип телибез”, - ди ул. Еш кына хезмәттәшләре, дуслары шалтыратып аның хәл-әхвәлләрен сораша, ярдәм, киңәш сорап килүчеләр дә аз түгел. Бүген дә кемгәдер ярдәм итә алуы, аннан рәхмәт сүзләре ишетүе аның өчен барысыннан да кадерлерәк.

 

Гөлназ Зарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X