Кендек каным тамган туфракта
Мин үзем Юлсубино авылында, мәчет тыкрыгындагы укытучылар өчен салынган йортта дөньяга килгәнмен. Әни әйтеп калдырды, кендек әбием Саҗидә апа Әхмәдиева булган.
Шушы тар гына тыкрыкта тулы тормыш кайный иде. Кешеләре дә бит аның берсеннән берсе асыл. Саҗидә-Хафизулла Әхмәдиевлар, Имаметдин-Шәмсехәят Гариповлар, Шәрифулла-Хәдичәбикә Яруллиннар, Сәүдахан-Нурҗиһан Гайнетдиновлар, Хәмәтхан-Шәмсенаһар Вәлиәхмәтовлар, соңрак Сәмигулла-Гөлсинә Кәримуллиннар килеп кушылган. Минем чорда гына 5 йортлы бу тыкрыктан мәктәпкә укырга 12 бала йөрде. Рафис, Рәмзия, Фирдәвес, Фәрит, Фәридә, Равил, Резедә, Зөлфәт, Зөбәрҗәт, Камил, Дамир, Гөлнара. Үзе ярты сыйныф. Бездән өлкәннәрне санап та тормыйбыз.
Мин тыкрыкка каршы олы урамда торгач, кайда ачык чырай күрсәтсәләр, шунда йөри торган идем. Мондый җирдә үзара дус булмасаң яшәп булмагандыр ул. «Бары бергә, югы уртак» мәкале нәкь шуңа туры килә. Капкалар, ишекләр көндезен бикләнми. Күрше баласы күршесендә тамагын да туйдырып чыккан чаклар күп булгандыр.
Бу тыкрык елгага барып тоташа. Елга аркылы басма. Аны язгы һәм җәй көне була торган көчле яңгырлардан төшкән ташкыннардан соң яңартып торалар. Әлеге басма аша авылдан шактый читкә урнашкан фермага эшчеләр, мәктәп бакчасына балалар һәм укытучылар йөри торган иде. Кайбер атлылар да биредән йөреп юлларын шактый кыскарттылар.
Елга кырыена урнашкан беренче өйдә башта Хәсән бабай Сафин белән җәмәгате Маһруйбикә әби яшәделәр. Заманы өчен бик үзенчәлекле йорт иде. Ул ике бураны тоташтыручы бүрәнәләрдән корылган ягылмый торган урта өлештән тора. Түбә өлешенә яннан корылган тагын бер «кыек» (чорма) әлеге йортның үзенчәлеге иде.
Балачакта Хәсән бабайдан азрак шөлли идем. 1970-1971 нче елларның берсенең сентябрь аенда инде без йокларга яткач мәчет янында (ул чорда мәктәп) кемнеңдер сөйләнеп йөргәнен ишетеп, әни урамга чыккан иде. Хәсән бабай булган. Мәчетне сагынып сөйләшеп утырган, кайтыр юлын да бутаган. Әни аны тыкрыкка юнәлтеп җибәрде. Алардан соң инде бирегә авылның башка урамыннан Сәүдахан абый гаиләсе күчеп килде.
Елганың аскырак өлешендә Шәрифулла абыйлар «фазенда»сы. Ул чәбе-читән белән әйләндереп алынган. (Хәзер мөмкинлекләре булган кешеләр өйләре янында бер почмакка булса да корып куялар аны). Бер ягында нечкә генә таллар үсеп утыра. Биредә шулай ук кара мунча урын алган (Без анда кергәләдек. Хуҗаларга рәхмәт. Кара мунча - аерым тема), учак корылып су җылытыла, мал-туарга азык әзерләү чыганагы да. Болар барысы да минем балачак хатирәләрем. Төгәлсезлекләр күп булырга мөмкин. Әйткәнемчә кем ачык чырай күрсәтсә, шуларда булдым. Резедә, Равил белән дә дуслар идек. Әле ялгышмасам Резедә һәм мин шырпы белән уйнаган өчен әти-әниләрдән эләкте дә бугай. Тикмәгә эләкмәгәндер. Шәрифулла абый озын ат арбасына салынган тимер мичкәләрдә май, солидол кебек майлау материаллары белән яздан алып көзгә чаклы кырда эшләүче трактор агрегатларына барып йөри иде. Хәзерге телдә «техобслуживание» инде. Кышкы айларда ни белән шөгыльләнгәне хәтердә түгел. Өйдә эш бетмәгән инде. Мал-туар. Күп ир-атлар шикелле кулыннан килмәгән эш юк иде. Итек асларына салганнарын хәтерлим. Равилгә кулланган кадакларны төзләү кушылган. Менә ул хезмәт тәрбиясе. Бу башка гаиләләргә дә хас, уртак күренешләр инде.
Шушы биш гаиләдән Хафизулла абый, Саҗидә, Хәдичәбикә, Нурҗиһан апалар мәктәптә хезмәт куйдылар. Хәмәтхан, Имаметдин абыйлар берсен-берсе алыштырып тегермәнче, пилорамчы булдылар дип беләм. Сәүдахан, Шәрифулла абыйлар – атчылар. Башка хатын-кызлар йорт хуҗабикәләре. Аннан да мактаулы, катлаулы эш юк бит!
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев