Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Күңел аклыгында яшәү

 Тыл ветераны Миңсылу Әхмәтова Котлы Бөкәш авылында  җитмеш ел гомер итә. Ире Зиннур белән шушы йортта  матур тормыш корып өч бала үстергәннәр. Бу елның 1 гыйнварында 90 яшен тутырган ул. Район хакимияте, социаль яклау бүлеге вәкилләре һәм авыл җирлеге башлыгы аны шушы олуг юбилее белән котлап, бүләк тапшырдылар.

 “Тормыш бик рәхәт хәзер, яшәргә язсын әле”, - диде ул безгә зур өйнең түренә узарга тәкъдим итеп. Үз гомерендә авырлыкларны күп күрергә туры килсә дә, Аллаһы Тәгалә көч-куәтен дә, саулыгын да биргән аңа.

Тумышы белән Яңа Сала авылыннан Миңсылу апа. Җиде балалы гаиләдә үскән ул.  Төнне-көнне,  ару-талуны белмичә  гомере буена эштә булган.  Сугыш башланганчы дүрт елны авылда, аннары бер елын Биектау мәктәбендә укып, 5 класс  белем  алган. Әтисе сугышка киткәч, әнисе җиде бала белән калган. “Кырдан кайтып кермәдек,  кыш көннәрендә спиртзаводына утын кистек, Балык Бистәсенә чана тартып икмәк ташыдык, көнендә барып кайта идек. Чабата үрергә оста идем мин. Сугыш елларында Яңа Салада бәрәңге күп булды, шул саклап калды безне ачлыктан. Кеше Яңа Салага килә иде. Детдом балаларын да безнең авылга алып кайттылар”, – дип искә ала тыл батыры ул михнәтле елларны.

1949 елның 22 апрелендә Котлы Бөкәш авылына килен булып төшкән Миңсылу апа. Ире Зиннур белән яратышып, тату кичергәннәр. “Әхмәтовлар - яхшы тормышлы, данлыклы кешеләр иде. Әткәй Кадрәктәге “Заготскот” оешмасында маллар жыючы булып эшләде. Малларны  Казанга   куып җәяү алып баралар иде. Мин килен булып төшкәндә, өйдә гаиләсе белән абый бар иде, алар белән бергә  4 ел тордык, алар чыгып киткәч икенче килендәш белән өч ел яшәдек. Мунча яктым, 20 көянтә су китерә идем. Каенана сүзен тыңлап  килендәшләремнең керләренә хәтле юа идем. Чиста юасың дип мактый иде әнкәй.  “Җир селкенә синең чабуыңа, йокыдан уятасың”,- ди торган иде күршеләр.  Мин эшләмәгән эш калмады, пекарняда 16 ел хезмәт куйдым, тегуче дә булдым. Аллага шөкер, туган-тумачага якты чыраем, ризыгым пешкән булды, олы кешеләрне тәрбияләдем. Шуңа да Ходай гомеремне биргәндер миңа. Ашауга нәзберек мин, кибет итен ашаганым, сөтен эчкәнем юк. Саулыгыма зарланмыйм,  быелга кадәр карны да үзе көрәдем.   Балаларым кайгыртуын тоеп яшим, күршеләрем дә күз-колак булып тора”, - ди ул.

Миңсылу апа балаларының, оныкларының тату, матур яшәүләренә сөенеп туя алмый.

Китәргә әзерләнгәндә тәрәзә төбендә үсеп утыручы помидор кәлшәләренә игътибар иттем. Ел да үстерә икән ул аларны бакчасында.   Миңсылу апаның тормыш җанлы оптимистик рухта яшәвенә  сокланып исәнлек-саулык теләп, без кайтыр юлга кузгалдык.

Тансылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X