Кәримуллиналар гаиләсе үз тормышларын бу авыл белән бәйләүләренә сөенеп туя алмыйлар
Минегаяз һәм Фәридә Кәримуллиннар Дон-Урай авылын үз иткәннәр, аның халкы белән бергә-бергә матур, дус гомер кичерәләр
Авыл кешесе гомер буена башкалардан ким-хур булмыйк, диеп тыйнак кына үз тормышын җайга салып көн күрә.
Мөгаен, безгә бу гаилә хакында авыл җирлеге башлыгы Евгений Терентьев мактап телгә алмаган булса, моңарчы аларны белмәгән дә булыр идек. Бик күп райондашларыбыз кебек алар үз тормышларын корып, әти-әниләре үрнәгендә бүген авылда тыйнак кына яшәп яталар.
Тырыш хезмәт кешеләре белән сүзебез дә тиз ялганып китте. Чөнки без бу гаиләне көндәлек эшләрен төгәлләп кергәннән соң, иртәнге чәй табыны артында очраттык. Хуҗабикә Фәридә ханым һәрбер татар хатынына хас кунакчыллык, ачык йөз белән безне үзләренең күптәнге танышлары урынына күреп табынга куелган сый белән кыстый башлады. Ул арада йорт хуҗасы Гаяз Кәримуллин безгә 34 ел элек бу авылга килеп чыгулары тарихын сөйләде. Алар районыбызның Юлсубино авылында туып үскәннәр икән. Икесе дә бер авыл мәктәбендә укысалар да бер-берсенә соңрак кына күз сала башлыйлар. Әтисе Зиннәт абзый белән әнисе Маһинур апа гаиләләрендә 3 бала арасында тәрбияләнә Гаяз. Әлбәттә, аларның һәркайсы кечкенәдән эшкә өйрәнеп, өлкәннәр янәшәсендә шәхси хуҗалыкларында күп итеп терлекләр асрау нечкәлекләрен үзләштерәләр. Егетнең мәктәптә укыганда техника серләренә өйрәнүе мөстәкыйль тормышларында бик ярап куя. Ул шулай итеп мәктәпне тәмамлагач әтисе ягыннан туган Нурислам абыйсы янәшәсендә хуҗалыкта “Алтай” тракторында эшли башлый. Булачак тормыш юлдашы Фәридә дә күп кенә иптәшләре төсле укуын тәмамлагач фермага эшкә килә. Ул чорларда савымчылар коллективы дус, тату яшиләр. Өлкәннәр үз янәшәләрендәге кыз баланы бик тиз эш серләренә төшендерәләр, кыен минутларында булышалар. Барыннан да бигрәк ул остазлары Наилә, Фатыйма, Бибинур апаларына рәхмәтле. Ул чорларда иртә таңнан торып фермага килеп 25 баш сыерны кул белән савулары кыз бала өчен бер дә җиңел булмагандыр билгеле. Әмма беренче көннән үк аны үз итүләре, ярдәмләшеп эшләүләре нәтиҗәсендә аның кыенлыклары аңа артык сизелми дә кебек. Еллар үтә тора, авыл клубында ниндидер бер күңелле чара барышында егетнең күршеләрендә генә диярлек яшәгән Фәридәгә күзе төшә. Берничә ел дуслашып йөргәннән соң алар 1987 елда ике якның да ризалыкларын алып гаилә корып җибәрәләр. Бер сөйләшүдә аңа Дон-Урай авылында яшь гаиләләргә яңа йорт бирәчәкләр икән, дигән хәбәрне җиткерәләр. Гаяз вакытны озакка сузмыйча колхоз рәисе янына юл тота. Ул вакытта колхоз рәисе булып эшләгән Виктор Иванович Емельянов егетне җылы каршы ала. Дон-Урай бригадасында эшче көчләр җитешмәү сәбәпле, биредә 7 яңа йорт төзелгәнен әйтеп, егеткә тормыш иптәше белән килеп күңелләренә охшаганын сайлап алу мөмкинлеген бирә. Шулай итеп алар бакча артларында гына матур, чиста сулы елга аккан җыйнак йортны сайлыйлар. Яңа урынга килгәч Гаяз Т-150 тракторын кабул итеп ала. Ә Фәридә фермада сыер савучы хезмәтен дәвам итә. Берничә елдан Дон-Урай авылы мөстәкыйль хуҗалык булып аерылып чыга. Җитәкчеләре Шамил Гаязов хезмәткәрләре хакында чын-чынлап кайгыртучан җитәкче була. Аның ярдәме, киңәше белән шәхси хуҗалыклары киңәйтелә, ныгытыла.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа