Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

“Капка төбе”ндә җыр-биюле кичә

9 март көнне Биектау авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап «Капка төбе» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичәдән соң истәлек фотосы.


Без аны бу юлы үзенчәлекле итеп оештырырга уйладык. “Капка төбе” дип атавыбыз да юкка түгел, чөнки элек-электән авылда җырлы-биюле уеннар эш беткәннән соң кичен капка төбендә җыелып утырганда уйналган. Без дә бәйрәм кичәсенә аралашып күңел ачар өчен тирә-күрше авыллардан  үзешчән җырчылар, биючеләр чакырдык.
Югары Тегермәнлек авылыннан Роберт Шәймәрданов үзенең шигырьләре һәм матур җырлары белән тамашачыны сөендерде.  Ямаштан Ильмир Гайнетдинов, Зур Мәшләктән Азат-Дания Абзаловлар hәм Валентина Вафина җырлары да көчле алкышлар белән кабул ителде. Котлы Бөкәштән Зилә Зиннәтуллина hәм Әсхәт Әхмәдуллин, Биектау авылыннан Ринат hәм Әлфинур Шәрәфиевларның жырлары халык күңеленә хуш килде, биюче Фәнил Нәҗмиевның чыгышы да тамашачыга бик ошады. 
Бәйрәм кичәсе Равил һәм Радик Әхмәтвәлиевлар бергәлегендә оештырылды  һәм алып барылды. Мәдәният йортында һәр ай саен матур чара үткәрү күркәм традициягә әверелде. Гыйнвар аенда “Эх, гармуннар уйный белсәм...” районкүләм фестиваль оештырылса, февраль аенда “Әфганстан минем йөрәгемдә яши” дигән кичә уздырылды. Авыл халкы аларның барысын да яратып кабул итте.
Рәзинә Әхмәтвәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев