Камил Нуретдинов: "Хезмәт юлымда яхшы җитәкчеләр, игелекле кешеләр туры килүе үзе бер бәхет булды."
Адәм баласы дөньяга яратылганнан башлап, җирдә әкрен генә үз сукмагын сала.
Чөнки аның бу дөньялыктагы көндәлек яшәү рәвеше шуннан гыйбарәт. Хикмәт – сукмакның олы тормыш юлына ничек чыгуында – туры булырмы ул, әллә борылмалы эзләрдән барырмы?“Монда җавап бер генә, – дияр Камил Сәлах улы, –җаныңда иманың нык икән –юлың туры булыр”.
Фәлсәфи уйлар күңелне бимазалаганда акыллы кешеләр фикеренә колак салам мин. Аларның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән сүзләре барыннан да өстен – зирәк, төпле, акыллы...
Районыбызның авторитеты саналган, бик күпләргә ярдәм кулы сузып аларның хәер-фатыйхасына ирешкән, игелекле гамәлләре белән тирә-юньгә танылган Камил Сәлахович Нуретдинов белән бүгенге очрашуым да тиккә түгел – аның белән сөйләшеп замананың ыгы-зыгысыннан азга гына булса да арынып тору иде ниятем. Әмма нәрсә турында сүз башласак та әңгәмәбез дөнья мәшәкатенә кайтып калды. Лаеклы ялга чыкса да актив хезмәттә булган, район сулышын, аның йөрәк тибешен тоеп яшәгән җитәкче бүген дә авыл халкы мәнфәгатен кайгырта, тынгысыз күңеле белән проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә алына. Ә инде моңа кадәр кылган гамәлләренә күз салсак, иге-чиге юк сыман.
...Зур Мәшләк авылының “Энергетик” агрофирмасы директоры булып эшләгән елларында төзелгән 8 күпер, хәзерге М-7 трассасы дип аталган юлдан Котлы Бөкәшкә кадәр җәелгән асфальт юл, 90 нчы елларда Котлы Бөкәш зонасына газ сузганда торбалар, транспорт белән һәм финанс ягыннан булышу, 2002 елда тапшырылган ике катлы Котлы Бөкәш мәктәбе төзелешенә янәдән техника, төзелеш материаллары белән ярдәм итү – болары әле бер өлеше генә. Зур Мәшләктә салынган ике катлы мәктәп, барлык уңайлыклары булган торак йортлар, дистәдән артык ферма биналары, ашханәләр, ит-сөт продукциясе җитештерү буенча производство биналары төзелү бик күп авыл халкын эшле, ашлы итте. Читтә яшәүче райондашларыбыз шәһәрләрдән кайтып шунда урнашты. Авыл күзгә күренеп үсеш алды, анда ныклы инфраструктура урнашты, төзелеш оешмалары барлыкка килде. Хыялларның чынга ашуы дип бәяләргә булыр иде моны. Ул елларда шушы төбәк халкының ярдәм итүче, ышанычлы таянычына әверелде Камил Сәлахович. Кемгә генә, нинди генә оешмага мәрхәмәтен салмады икән ул?! Кадак-чүкеч кирәк булса да аның ишеген кактылар, финанс яктан булышу гозерен дә җиткерделәр. Кире бормасына, ярдәм итәсенә ышанып килделәр аның каршына. Күз яшьләре аша җиткерелгән рәхмәтләр, ир-егетләрчә кул бирешүләр – барысы да ихластан, чын йөрәктән булды. Кылган изгелекле гамәлләре һич тә бәндәләрдән рәхмәт ишетер өчен түгел. Анысын Аллаһ белә... Авыл яшәсен, яшьләр калага китмәсен дип җан атып йөргән чакларын, эре объектлар төзүдә булышкан хезмәтләрен, югарыда утыручылар да вакытында күрә, бәһали белделәр.
–Хезмәт юлымда яхшы җитәкчеләр, игелекле кешеләр туры килүе үзе бер бәхет булды. Кулга-кул тотынып эшләдек. Бер чорда хезмәт куйган Усман Вәлиев, Сөләйман Хәмәдияров, Әмир Галиев, Фердинант Сәмиев, Галина Васильева, Шамил Садыйков, Бәйрамхан Фатыйхов, Андрей Степановларны районның легендар шәхесләре дияр идем. Бик күп алар, барысын әйтеп бетерү мөмкин дә булмас. Кайберләре арабызда да юк. Искә алуыбыз дога булып ирешсен. “Татэнерго” җитәкчелеге, аннан килеп район комитетының беренче секретарьлары Василий Яковлевич Корнеев, Валерий Павлович Васильев, Хатыйп Фатыйхович Газизов, Равил Гарифуллович Хәйруллиннар белән эшләп, алардан үзем өчен эш тәҗрибәсе тупладым, күп яңалыклар алдым. Көчле, шул ук вакытта кешелекле җитәкчеләр иде алар, – ди Камил Сәлахович, үткәннәрен күзаллап.
Боларын ул армия сафларыннан кайтып “Ленинская искра” колхозында – агроном булып эшли башлавыннан, соңрак райком тәкъдиме буенча Жданов исемендәге колхозның партоешма секретаре, Калинин исемендәге колхозның рәисе булып эшләгән чорларыннан чыгып фикерли.
“Акча – байлык түгел. Нинди генә дәрәҗәдә, кем генә булсаң да – Кеше булып калырга кирәк!” – үзенең яшәү принципларына таянып шулай уйлый Камил Сәлахович Нуретдинов. Шуңа өстәп янәдән әйтеп куя: “Караңгылыкта таптанма, үзең очкын бул, ялкының башкаларны да җылытырлык булсын!”
Боларга өстәп тагын ни әйтәсең?! Рухи дөньясы, күңел байлыгы, ихласлыгы, кылган игелекле гамәлләре белән олы хөрмәткә ия җитәкче бүген дә җирдә ныклы адымнарында, үзе салган сукмактан, туры юлдан атлый. Бәхетен хезмәттә генә түгел, тормышта да тапкан ул. Тормыш иптәше Рәмзия ханым белән шактый дистәләрне түгәрәкләп, көмеш, энҗе, мәрҗән туйларын үткәргән парларга һәрвакыт сокланып карыйлар. Гаиләдә кыз-уллары үскән, җәмгыятьтә үз урыннарын тапканнар. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә өй эче оныкларның күңелле шау-шуына күмелә.
Дин, гореф-гадәт, әдәп-тәрбия исә гаиләдә һәркем өчен иң кыйммәтлесе булды.
...Котлы Бөкәш авылы уртасына салынган “Бөкәш нуры” мәчетеннән һәр көн азан тавышы яңгырый. Бу гыйбадәт йорты Нуретдиновлар өчен аеруча кадерле. Рәмзия ханым биредә шәкертләр әзерләсә, Камил Сәлахович шушы мәчетне салуда зур өлеш керткән шәхес. Аларның халык каршында башкарган эшләре зур, йөзләре – якты, дәрәҗәләре – олы.
Фарваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа