Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Камил Галимуллинга тиңнәр юк

 Хезмәт кешесенә олы тәҗрибә ансат кына килми, аның өчен берничә югары уку йортын тәмамлау гына аз, шактый озын тормыш юлы узарга кирәк дип хак әйтәләр.

 Бүгенгесе көнне “Кулон-Агро” хуҗалыгында баш агроном булып эшләүче Камил Галимуллинга да халыкча итеп әйтсәк, бик күп “тоз ашарга” туры килгән.

Ишле гаиләдә туып үскәнгә ул  бик кечкенәдән тормыш арбасына җигелеп, өлкәннәргә булышып үсә. Кырда печән дә чаба, аны “уфалла” арбасына төяп ташып урнаштыруда да катнаша. Әтисе улының үзе кебек үк оста механизатор булуын  тели. Чөнки малай ул чорларда күп кенә иптәшләре кебек үк кечкенәдән техника тирәсендә чуалырга ярата. Мәктәптә әле 6-7 нче сыйныфларда укыганда ук инде ул өлкәннәр янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып йөри. Хәтта аны  элеккеге хуҗалык җитәкчесе Усман Вәлиев    хуҗалыкның иң яхшы комбайнчылары белән бергә “Солтан” колхозына ярдәмгә дә җибәрә. Соңыннан туган авылы Биектау урта мәктәбен тәмамлагач совхоз дирекциясе Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укырга юллама бирә. Авыл хуҗалыгы производствосы белән кечкенәдән үк таныш булуы һәм өлкән игенчеләр янәшәсендә хезмәт күнекмәләре узуы, аңа укуында бик ярап куя. Кулына диплом алып туган ягына кайткач аны районыбызның Күгәрчен авылына баш агроном итеп билгелиләр. Берничә ел “Россия” колхозында эшли ул, аннан армия сафларына алына.

Ерак Көнчыгышта хәрби бурычын үтәп кайткач егет укуын Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам иттерә. Шаулы студент еллары да бик тиз узып китә. Инде рәхәтләнеп туган авылым кырларында эшләрмен, дип канатланып кайткан егетне, район җитәкчелеге бу юлы “Солтан” күмәк хуҗалыгына баш агроном итеп җибәрә. Биредә биш ел эшләү дәверендә ул үзе өчен шактый бай күнекмәләргә ия була, данлыклы игенчеләр янәшәсендә хезмәт тәҗрибәсе туплый. Игенчелек үсешенең алдынгы алымнары белән якыннан таныша. Баштагы мәлдә кыенлыкларга очраса да белгечләр белән киңәшләшеп эшнең җаена тиз төшенәләр. Әнә шулай хезмәттә сынала ул, әмма беркайчан да  сынатмый. Авыл халкы алдында да абруе арта. Барысын да игътибар белән күзәткән район җитәкчелеге биредә биш ел баш белгеч буларак хезмәт куюын югары бәяләп Камилны колхоз рәисе итеп тәкъдим итә. Менә шуннан башлана инде аның берсеннән-берсе җаваплырак булган җитәкче хезмәтләре. Әмма нинди генә югары постлар биләмәсен, ул һәрчак кеше булып кала белде. Һәрвакыт беренче чиратта хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде, аларның тормыш-көнкүреш һәм хезмәт шартларын җиңеләйтүне үзенең беренче төп вазыйфасы итеп санады. Шуңа бүген аны хөрмәтлиләр, бары тик уңай яктан гына телгә алалар. 

Камил Галимуллинга районыбызның барлык торак пунктларына җәелгән кырлар да яхшы таныш. Әле бу язманы газетага бирер алдыннан да аның белән берничә минут сөйләшеп алдык. Ул кайсы авыл кырында нинди культура игүнең отышлырак булачагын барысын да белә.

“Кулон-Агро” кебек эре, ун мең гектарга якын чәчүлек җирләре булган хуҗалыкта эшләве җиңел түгелдер, мөгаен. Әмма ул бервакытта да зарлануны белми. Баш белгеч бүген урып-җыю процессын гына түгел, 6 мең гектарда туңга сөрү барышын да даими рәвештә үз контрольлегендә тота. Моннан тыш әле алар тагын 1,5 мең гектар мәйданда киләсе ел уңышына ышанычлы нигез салырга да планлаштыралар.

Алдан ук олы хәстәрлек күргәнгә уңыш та начар түгел быел. Әнә кукурузлар күпләрне сокландырырлык итеп биек булып үсеп җиткәннәр. Күңел биреп хезмәт куюның уңай нәтиҗәсе бу!  

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса