Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

«Кама»лылар быел беренче

Узган атна ахырында районыбыз хуҗалыкларында район башлыгы Радик Ислямов белән республикабыз авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтов җитәкчелегендәге абруйлы комиссия техниканың кышкы саклауга куелышын тикшерделәр.

Идрис Аметов


Күп еллардан бирле дәвам иткән бу чара бүген барлык хуҗалыкларга да кыр эшләреннән бушап калган техника һәм булган агрегатларга зур игътибар күрсәтергә кирәклеген раслый. Белгәнебезчә, һәркем кунаклар килер алдыннан бар тарафларда да тулы тәртип булдырырга тырыша. Барысын да бик җентекләп карап, тикшереп алдан ук билгеләнгән таләпләр нигезендә агрегатларның кышкы саклауга куелышын тагын бер кат күздән кичерәләр.  Кыр эшләреннән бушап калган барлык кыйммәтле эре техниканы юып, чистартып, кирәкле узелларын салдырып складларга урнаштырып эш иткәндә генә тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булуын һәм барыннан да әһәмиятлесе, аларның хезмәт итү вакытларын арттырырга  мөмкин булуын күпләр инде бүген яхшы аңлыйлар. Әнә шуңа бик тә кирәкле бу чарага елның-елында зур игътибар биреләдер дә инде. Алдагы еллардан аермалы буларак комиссия быел барлык хуҗалыкларда һәм фермерларыбызның  да булган техникаларын югары дәрәҗәдә хәстәрләгәннәрен билгеләп үттеләр.  Әллә шуңа инде куйган хезмәтләренә бәя бирелгәндә дә әллә ни зур каршылыклар булмады. Нәтиҗәләрне телгә алганчы барысының да эшне күңел биреп, көчле суыкларга кадәр, һава торышының җылы торуыннан файдаланып калулары ачык күренеп тора иде. Әнә шул нияттән тикшерүдә катнашкан абруйлы комиссия һәм әлбәттә инде, республикабыз кунаклары да күргәннәреннән канәгать булуларын белдерделәр. 
Нәтиҗәдә,  беренче урын лаеклы рәвештә «Кама-Агро» хуҗалыгына бирелде. Ә инде икенче-өченче урыннарны елның-елында макталып килгән «Кулон- Агро» белән «Арыш-Агро» хуҗалыклары бүлештеләр.
 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз

Тулырак: http://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/rozaliia-minnebaeva-gomer-satlyk-belan-da-kaigy-belan-da-uza-ikan-ul

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев