Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

«Кайсыгызның кулы җылы...»

Корноухово авылындагы картлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр тәрбияләнүче интернат-йортка бару теләге күңелемә көтмәгәндә килде.

Интернатта очрашу вакытында.


Әнием белән Шетнево-Тулуш авылына барышыбыз иде. Шул вакытта мин Корноуховодагы чиркәүне күреп алдым һәм әнидән әлеге авыл турында сораштым. Ул миңа чиркәү янәшәсендә урнашкан картлар йорты турында сөйләде.
Исеме үк күңелгә шөбһә тудыручы йорт күңелемә шул вакытта кереп калды. Ни өчен картлар йорты? Ни өчен анда ялгыз карт-карчыклар яши? Аларның балалары, туганнары юкмыни? Бу сораулар миңа һич тә тынгы бирмәде. Минем алар янына барасым һәм андагы әбиләрне, хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлап бәйрәм рухы тудырасым килде. Бу турыда әниемә әйткәч, ул берсүзсез ризалашты, хәтта сөенеп тә куйды. Без шул сәгатьтә үк интернат-йорт директоры Светлана Гариповага шалтыратып, аның ризалыгын алдык.
...Менә без юлда. Бар җиһанга тереклек, җан өрүче март аеның кояшы да рәхимле күренә. Карларның көннән-көн көпшәкләнүе сизелә, тиздән җир дә ачылыр, агачларда бөреләр уяныр. Шундый уйлар белән тирә-юньне күзәтә торгач Корноухово авылына да килеп җиттек.
Мин үзем белән Лордны да алдым. Бер кочак чәчәкләр, күчтәнәчләр белән интернат-йортка кердек. Безнең килүебез нәкъ бәйрәм сәгатенә туры килде. Әби-бабайлар өчен биредә эшләүче хезмәткәрләр концерт программасы әзерләгәннәр. Безне барысы да сөенеп кабул иттеләр. Лордның килүе бәйрәмгә матурлык өстәде. Аңа кушылып әбиләр дә биеде. Алар бу минутларда барысын да онытып балачакларына, туган йортларына кайтып килгәннәрдер кебек тоелды миңа. Ахырда без аларга чәчәкләр бүләк иттек. Күзләрендәге эчкерсез шатлык бәйрәм буе дәвам итте. 
Мин алар күңеленә аз гына булса да җылылык өсти алуым белән бәхетле идем. Дөрес, монда тәрбияләнүчеләр өчен бөтен уңайлыклар бар. Бүлмәләр иркен, якты, җылы. Хезмәткәрләр игътибарлы. Әмма туган йорт, гаилә җылысына җитәме соң инде?! Күңелдәге авыр уйларны куалап минем бөтен кешегә кычкырып эндәшәсем килде: “Әти-әниләрне тәрбияләү безнең бурыч бит. Онытмыйк! Янәшәдәгеләргә мәрхәмәтле, миһербанлы булыйк!”

Адель Шәкүров, 
Балык Бистәсе гимназиясенең 9 сыйныф укучысы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев