Иван Захарович Токранов мәгариф өлкәсендә зур хезмәт куйган шәхес
Ватанны саклаучылар көне алдыннан редакциягә Иван Захарович Токрановның балалары килде. Алар күзләрендәге яшьләрен тыя алмыйча әтиләренең Бөек Ватан сугышында нинди сынаулар узганын, Ватанны саклап Ленинград блокадасын өзүдә катнашуларын сөйләделәр.
Балалары әтиләренең кабере янына еш кайталар, киләләр. Ел саен Бөек Җиңү көнендә «Үлемсез полк» акциясендә катнашалар. Сезнең игътибарыгызга район газетасында әлеге батыр якташыбыз турында 2003 нче елда бастырылган очеркны тәкъдим итәбез.
Җир йөзендә сокланырлык шактый нәрсә бар. Яшәү дәверендә кешелек тә бихисап гыйбрәтле хәлләр күргән.
Безнең буын өчен иң сокландырганы Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз азатлыгын саклап калган ил сакчыларының батырлыгы.
Ул да сугышка шактый хәзерлекле хәрби офицер, техник яктан грамоталы белгеч булып керде.
...Авыр сугыш очсыз-кырыйсыз фронтларда безнең гаскәрләр өчен әлегә уңышсыз дәвам итә. Ленинград тулысынча камалышта. Көннән- көн шәһәр халкы, аны саклаучы солдатлар өчен мөмкинлекләр кыенайганнан-кыеная бара. Дошман исә, һөҗүмнең һәртөрле юлын табып кына тора. Бертуктаусыз һава һөҗүме, артиллерия уты, шуның өстенә самолетлардан ап-ак кар яугандай листовкалар оча. “Бирелегез, сез барыгыз да үлемгә дучар!”. Бу чорда автомобиль взводы командиры, кече лейтенант Иван Токранов инде шактый сугыш сынаулары үткән була. 1937 елда Кызыл Армиянең Киев хәрби округында ул танк мәктәбендә курсант буларак, хәрби хезмәтен башлый. Уку уңышлы тәмамлангач, ул — танк командиры. Җитәкчеләре яшь хәрбидә укуга омтылыш, булдыклылык күреп И.Токрановны берничә айдан Ленинград хәрби техник танк училищесына җибәрәләр. Бер елдан ул кече лейтенант-техник дәрәҗәсе ала һәм Владивостокка танкларга каршы сугышучы гаскәрләр сафына отделение командиры итеп җибәрелә. Бу әле 1939 ел гына була, һәм менә сугыш. Мобилизациядән соң туган якны күреп сөенү, үзенең җанкай җанашы Прасковьясы белән тәүге тапкыр инде бергәләшеп ир белән хатын булып, алсу таңнар каршылаулары татлы төш кебек кенә сугыш арасындагы тынлык вакытында күз алдына киләләр, һәм тагын дошман уты, бомба-миналарның авыр гөрелдәве матур хыялларны иртәнге томандай таратып ташлый.
— Лейтенант Токранов!
Ул үзен рота командиры чакырганын ишетеп тиз генә күзәтү пунктына таба йөгерде.
- Тыңлыйм!
- Штаб начальнигы сезнең взводка әнә теге урманчык читендәге биеклекне сакларга приказ бирде. Беләм, көчләрегез аз. Әмма чигенү дошманга бирелү белән бер. Үтәгез!
Лейтенант үзенең автомобиль взводын күрсәтелгән юнәлешкә таба үткәрә. Сугышчыларга хәлне яшермичә ачыктан-ачык әйтеп бирә. Хәер, алар үзләре дә моны яхшы аңлый торган кешеләр.
Оборона өчен тиешле урын хәзерләнгәч, И.Токранов туган авылына — Прасковьясына хат язарга утырды.
“Исәнме, Прасковья матурым! — дип башлады ул. — Менә әле фашист бераз тынып тора. Сиңа хат язам. Бик сагындым, сине дә, авылны да. Мәктәпне сагынам, балалар укыган hәp класс, hәp парта күз алдында..."
Дошман озак көттерми.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Р. Мифтахов.
Балык Бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа