Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Юлия Фугина: «Мин үземне авыл архивы дип тоям»

Юлия Фугина Трой-Урай авылы мәдәният йортында 35 елдан артык хезмәт куя

Трой-Урай авылына барганда безне тирә яктагы сары көнбагыш үскән матур кырлар, яшел урман, болыннардагы күп чәчәкләр сөендерде. Еракта Кама киңлекләре ялтырап тора, дулкыннарда кояш ялтырый. Тирә-юньдә матур күренешләр!
Авыл мәдәният йортында безне Юлия Петровна Фугина балалар белән каршы алды.Яшүсмерләр Маша, София, Кирилл һәм башка балалар бирегә көненә берничә тапкыр киләләр, аларга клубта кызык. Алар белән фойеда Идел буе шәһәрләре күренешләре тасвирланган открыткалар, халык костюмнары һәм баш киемнәре китаплары, башка иллюстрацияле басмалар күргәзмәсен карадык. Балалар өстәл теннисы уйнадылар, аннары актлар залында сәхнәдә инсценировка репетициясе үткәрделәр.
Монда ук Юлия Петровна музей бүлеген оештыра. Борынгы әйберләр самовар, көзге, чүлмәкләр, агач ваза, урындык, бишек, орчык белән каба, үрелгән эшләнмәләр җыелган. «Үлемсез полк» күргәзмәсендә авыл халкының портретлары, Трой-Урай тарихы турында альбомнар һәм китаплар, «Сәлам, җәй!» исемле балалар рәсемнәре күргәзмәсе урын алган. Элгечтә аның әнисенең алсу төстәге туй һәм башка төрдәге рус һәм  керәшен халкы күлмәкләре эленеп куелган. Юлия Петровна һәркем турында яратып сөйли.
- Мин үземне авыл архивы дип тоям.  Авыл халкы яратып "Петровна" дип атый, миңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә, мөмкин булганча ярдәм итәм. Гражданнарны җирле үзидарә Советы депутаты буларак кабул итәм.
 Китапханә һәм мәктәп белән бергә чаралар, концертлар үткәрәбез. Клуб, мемориаль үзәк һәм чиркәү янында чәчәкләр утыртабыз, су сибәбез, карап торабыз,-ди ул.
Кабинетта район башлыклары, мәдәният министрлыгының, мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары, Дипломнар белән фотоальбомнар бар.
Юлия Петровнаның бөтен тормышы күз алдына килде. Ул 1959 елның августында Чистай районының Чуваш Елтань авылында туа. Әнисе фермада эшли, әтисе механизатор, бик укымышлы була, рус, татар һәм чуаш телләрен белә, гаиләдә өч телдә газета һәм журналлар алдыралар. Әтисенең балачагы сугыш чорында узганлыктан, мәктәп программасын «куып җитәргә» туры килә. Гаиләдә 2 ул һәм 3 кыз үсә. Балачактан биергә ярата, педагог булырга тели ул. Гаиләдә җырларга яраталар, әтисе һәм абыйсы гармунда уйныйлар, Нина актриса кебек була. Концертлар белән күрше авылларга баралар. Авылда 8 еллык мәктәптә, аннан ике ел 9 һәм 10 сыйныфларда Юлия күрше Тат. Баган авылында укый.
 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса