Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Илфар Габдрахманов тарихыбызны нык өйрәнә
Соңгы вакытларда кайтканда мин аны еш кына авылның уртасында канатын салган кош сыман “моңаеп” торучы ташландык ике катлы кибет бинасы янында еш очрата башладым. Кызыксынуым озак көттермәде: “Шушы бинаны тергәзеп авыл музее булдырырга иде, - ди Илфар.
Районның бары тик ике кысан бүлмәгә урнашкан туган як музеен күзаллаган хәлдә идеясенең нигезендә мантыйклык булуына шигем калмады. Көченнән килеренә инанып шулай уйладым. Ни әйтсәң дә Илфар Габдрахмановның авыл тарихын мәңгеләштерү максатыннан кылган изге гамәлләре байтакка туплана. Югары Тегермәнлек мәктәбе музеен тиешле таләпләр югарылыгына күтәреп, энәсеннән- җебенә кадәрле уйлап тергезүе, 1999 елда өстәмә булып чыккан «Хәтер китабы»ның 2 нче кисәгенә 200 дән артык авылдашын барлап кертә алуы, Александр Матросов батырлыгын кабатлаган авылдашыбыз Барый Шәвәлиевнең бюстын эшләтү, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның исемлеген теркәп авыл уртасында һәйкәл ачуда беренчеләрдән булып башлап йөрүе генә ни тора?! Аны авылда, районда гына түгел, республикабызда, хәтта татар яшәгән төбәкләрдә дә “Тарихчы Илфар” буларак яхшы беләләр. Ул дистәгә якын тарихи китаплар, берничә дистәләгән кулланмалар, белешмәләр, тарихи очерклар авторы.
Авылымның һәр йортына диярлек шәҗәрәләр бүләк иткән кеше ул. Мин үзем дә 17 буын нәселемне аның “Югары Тегермәнлек: мәчетләр тарихы, муллалар язмышы”, “Югары Тегермәнлек халкы, җирләре, тарихы” китаплары аша теркәдем. Мондый бәхетлеләр безнең авылда йорт саен диярлек. Әле авылда гынамы, тамырлары белән Тегермәнлеккә бәйләнгән күпме гаиләне бу яктан бәхетле итте ул. Күпме буыннарны туганлаштырды. Берчакны миңа: “Кунаклар көт, бүген Германиядән туганнарың кайталар”, - дип шалтырата бу. Чыннан да кайтып төштеләр. Гаиләсе белән безгә кайтып төшкән Наилә минем бишенче буын туган булып чыкты. Туганлык җепләре шулкадәр ныгып китте ки, 15 нче буын, авылда 20 елдан артык муллалык иткән бабабыз Ярулла мулланың каберенә бергәләп чардуган, таш куйдык. Бу уңайдан шуны да искәртеп үтәсем килә, Илфарның бертуган абыйсы Илһам да тарихчы, эзтабар. Ярулла бабайның каберен Илһам табып бирде безгә.
Ничек өлгерәдер, бер карыйсың Илфар зур сәяхәтләргә чыккан була, икенче карыйсың ул зур аудиторияләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясый, аннан килә күпме очрашуларда көтеп торалар аны. Бара, коллегалары, якташлары гозерен кире кага белми. Сәяхәтнамәләренә килгәндә, соңгы елларда илебезнең дистәләгән шәһәрләрендәге тарихи урыннарда, Казахстанда булып, татарлар белән очрашып, фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясап, тарихка кагылышлы форумнарда катнашып кайтты.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа