Югалмас һөнәр иясе Нәгыймулла Хәйруллин
Үз вакытында авыл өендәге, мунчадагы җылылык чыганагы булган мич гаять зур әһәмияткә ия иде. Аның тарту көче, төтенләмәве һәм башка үзлекләре мич чыгаручыдан, кыскасы, аның осталыгыннан торган.
1970 нче еллар уртасында авылларда өйнең түрдәге ягына «голанка» миче чыгара башладылар. Бу яңалык безне дә читләтеп үтмәде. Дөрес, аны чыгара башлаганчы, элеккесеннән арыну зур мәшәкать чыгара торган иде. Сүтә башлаганчы төтен юлын корымнан озын колгага бәйләнгән юкә пумаласы белән чистарталар. Күпме генә сакларга тырышсаң да өйгә корым таралмыйча калмый.
Ниһаять әзерлек эшләре тәмамланган. Измә ясар өчен зур ләгән, кызыл балчык, ком китерелгән. Кирпеч кайтартылган. Ә иң мөһиме «голанка» мичнең тышы булачак ике калай боҗра сатып алынган.
Мич чыгаручы Зиннәт абый Хәйруллин малае Нәгыймулла белән килде. Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән кешенең сәламәтлеге какшаган иде инде.
Җайлап кына башлады оста. Вакыт үтү белән эш үрчи барды. Тамак ялгарга, гади тавык ите белән токмачлы ашны ашарга утыргач, озак та үтмәде түштәге «аермалы» сөяк иттән арынды. Ул вакытта шул сөякне ике кеше аерып «җәдәчләшә» торган гадәт бар иде. Без дә Нәгыймулла белән шулай эшләдек. Тик мин аннан шактый яшь булу сәбәпле бу «уен»ның шартларын төгәл белмәгән булып чыктым.
Ул мич уңышлы булып чыкты. «Өйне коры тота»,- ди торган иде мәрхүмә әни. Җылылык торбалары үткәргәч тә сүтелмәде, урынында калды.
Моңарчы сирәк-мирәк очрашкалаган булсак та, 50 елга якын вакыт узгач Юлсубино авылына, Нәгыймулла Хәйруллиннарга махсус кайттым.
Авылның Ямашка чыга торган ягында, «Тау башы» дип аталган калкулык урында кызыл кирпечтән салынган мәһабәт йортта торалар алар җәмәгате Гөлирам белән.
- Әти белән, мин кул арасына- эшкә ярый башлагач, ияреп йөри башладым. Авылда андый осталар бармак белән генә санарлык. Дөрес, кече - «мал өйләре»нә хуҗа кеше үзе дә чыгара торган иде мичне. Авылда төзелгән яңа мәктәп биналарына да без чыгардык җылылык чыганагын.
Урта мәктәпне тәмамлагач Корноухово авылындагы киң профильле механизаторлар әзерли торган профессиональ техник училищесында белем алдым. Булачак район башлыгы Илһам Вәлиев белән бер төркемдә укыдык. Шул елларда ук апамның ире белән Балык Бистәсе «Сельхозтехника» берләшмәсе урып-җыю эшләрендә катнашучы бригада комбайнында ярдәмче булып эшләдем,- ди ул.
Аннан Архангельск өлкәсендә армия сафларында хезмәт итү чоры. Биредә дә тапкырлыгы, җорлыгы үзенә булыша. Эш болай була. Кыш салкын килү сәбәпле, подразделение солдатлар ашханәсе нең яшелчәләр саклана торган подвалында бәрәңге өшү куркынычы туа. Шул вакытта Нәгыймулла мич чыгарырга кирәклеген әйтә, үзе үк эшкә алына. Шулай итеп бу борчыган мәсьәлә чишелешен таба.
Армия сафларыннан кайткач Нәгыймулла күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Күп төрле һөнәрләргә ия булу сәбәпле аңа тракторда, балта осталары бригадасында катнашып төзекләндерү, төзү эшләрендә катнашырга туры килә.
Бер үк вакытта әби -бабаларының нигезендә йорт җиткезә. Авылның икенче бер уңганы Гөлирам белән гаилә коралар. Икесе дә күмәк хуҗалыкның ышанычлы, эш сөючән хезмәткәрләре исемен яулыйлар. Гөлирам алдынгы сыер саву остасы буларак таныла. Хезмәтен югары бәяләгән күп кенә чараларда катнаша. Нәгыймулла яңа төзелгән «Балтач» кооперативында ягулык-майлау материаллары, зап. частьләр белән тәэмин итүдә зур көч куя.
Автор Нияз Шәйдуллин.
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа