Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Исламия Хәкимуллина: “Монда инде гади шәфкать туташы гына булып кала алмыйсың -  бер үк вакытта инфекционист, психолог булу да шарт"

 Кышның зәмһәрир суыклары, күз ачкысыз җил-буранлы гадәти көннәренең берсендә Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек авылларын тоташтыручы асфальт түшәлгән юлдан салмак атлап, кулына шактый саллы сумка тотып, берәү атлый...

Ул - авылдашларына бик тә якын һәм кадерле, көн дә кирәкле булган шәфкать туташы Исламия ханым. Менә шулай инде 36 ел буена үзенең яраткан эш урыны - Югары  Тегермәнлек медицина хезмәте күрсәтү амбулаториясенә ашыга. Уйласаң исләр китәрлек! Бу юлдан йөрүенә, инде 3 дистә ел үтеп киткән. Күңелдә яңарган хатирәләр Исламия  ханымны кабат яшьлеккә алып кайта. Инде бу юллардан Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә белем һәм тәрбия алган елларыннан ук атлый ләбаса. 1981 елда мәктәпне уңышлы тәмамлап, күрше кызы Энҗе белән (ул инде бүген олуг рәхмәтләргә лаек мәртәбәле шәфкать туташы) Чистай медицина училищесына юл тота.  Аны да уңышлы төгәлләп, юллама нигезендә Күгәрчен авылына эшкә кайта. Санаулы айлар да узмый, Исламияне туган ягына - Югары Тегермәнлек авыл участок хастаханәсенә шәфкать туташы вазифасына күчерәләр. Бу - 1984 елның декабрь ае була.

     Габдулла Тукай исемендәге колхозның мактаулылары Минневәзыйх абый, Сәвия апаның алты балалы гаиләсендә иң өлкәне булган Исламиягә туганнары янында яшәү әти-әнисе өчен дә куаныч булды дисәк, ялгышмабыз. Җитмәсә кырык ел буенча тирә-як авыллар халкының сәламәтлеге сагында торган легендар фельдшер-фронтовик Харис ага Мөбарәкшин, аның дәвамчылары югары махсус белемле табиблар Кәүсәрия Мостафина, Идрис Галиев җитәкчелегендә эшләү ифрат зур тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә. Исламия, җае чыккан саен, мин остазларым-хезмәттәшләрем шәфкать туташлары Исламия, Нурания, Роза апалар белән бергә эшләвем белән дә бәхетле, дип тә кабатларга ярата. Һөнәр сайлау серләре хакында сораштырганда, Исламия уен-көлке аралаш:

-Монда әдәбият укытучыларының, шул исәптән сезнең дә “гаеп” бардыр. Чөнки мәктәптә уку елларында мин олпат язучылар Г. Әпсәләмовның  “Ак чәчәкләр”, Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрләренең героиняларына гашыйк идем. Әле мин ул роман һәм повестьны бүген дә өстәлемдә тотам.  Ак халатлы кешеләр ак күңелле була икән, дигән уйны гел күңелемдә йөрттем. Ак халатның  үземнең дә язмышыма әйләнәсен сизми дә калганмын. Әлбәттә, әти-әнисенең киңәшләре, Югары Тегермәнлек авылында 25 урынга исәпләнгән тәүлек буе эшләүче участок хастаханәсенең эшләп торуы да эзсез калмагандыр. 

Менә шулай авылдашларының исәнлеге сагында торып узган 36 елны сагынырга бик  хаклы  Исламия ханым. Соңгы елларда бу өлкәдәге вәзгыять коронавирус авыруының искәрмәстән ябырылуы белән дә катлауланды. Әлеге чиргә тарыган пациентларга, хәтта аның туганнарына, гаиләләренә дә аерым мөнәсәбәт кирәклеген  ассызыклый  ул. “Монда инде гади шәфкать туташы гына булып кала алмыйсың -  бер үк вакытта инфекционист, психолог булу да шарт,  бәлага торучыларның күңел халәте дә авырудан арынырга нык ярдәм итә,”-дию белән мең мәртәбә хаклы Исламия ханым.

Татарстанның атказанган табибы мөхтәрәм Рамил Гаязовтан  Исламия ханымның эшен бәяләвен үтенгәч: “Безнең районда чын ихтирамга лаек шәфкать туташларының берсе ул. Үз эшен яратып, камәленә китереп башкару, һәр авыруга үтә игътибар һәм илтифат бирүе аны башкалардан аерып та тора әле,” - дип җавап бирде.

Узган гомер - аккан су, дисәләр дә, алай гына түгел икән әле. Исламия ханымның тырыш хезмәт елларында өч тапкыр ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазьләре, район башлыгы Рәхмәт хаты, үзәк хастаханә  җитәкчелеге бүләкләренә лаек булуы - әнә шуларның кайберләре генә. Ә авырудан терелгән авылдашларының йөзләгән, меңләгән чиксез ихтирамы белән сугарылган ихлас рәхмәтләрен кая куясың?!

Гаилә хәлләрең сөенерлек булса, эшең  дә җайлы бара,  күңел дә тыныч, әти-әнигә дә шатлык. Ире Галимулла белән ике бала табып-багып,  аларга югары белем бирделәр. Кызлары Айзилә КНИТУда укып, иң кирәкле белгечлек алды. Хәзер Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль яклау департаментында хезмәт куя. Уллары Айдар радиоэлектроника белгечлеген сайлады. Гаилә башлыгы Галимулла тормышның үзәгендә кайный. Урып-җыюда һәрвакыт алдынгы механизаторларның берсе булды. Җитәкчеләр аның хакында да җанга ятышлы, күңел үстерә торган мактау сүзләре генә әйтәләр. Исламия ханым гаиләсенең бүген дә сөенечле-шатлык кичергән мизгелләре: кызлары Айзилә яңа туган малай-оныкны өйгә алып кайттылар.

Тышта ап-ак карлы тыш хакимлек итсә дә, Исламия ханым инде язга әзерләнә. Чөнки яз - яңа өметләр, яшәрү чоры бит. Исламия ханымга да язлар яңа уңышлар, кабатланмас сөенеч-шатлыклар, рух ныклыгы, бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләр алып киләсенә иманыбыз камил.

                                                                                

  Рамазан Кәбиров,

Татарстанның атказанган

укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X