Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Имамиева Гәлимә: "Эшкә ярарлык балаларга, олы кешеләргә бер ял, бәйрәм дә булмады"

Имамиева Гәлимә Сәйфулла кызы-тыл батыры. Ул 1927 нче елның 27 маенда Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Гыйзәтулла улы Сәйфулла, әнисе Мөхәммәтситдыйк кызы Минзифа исемле булалар.

Әтисе 1912 нче елгы сугышта яраланып, 6 ел пленда торган. Аннан кайткач яшелчәлектә бик күп еллар бригадир булып эшли. Әтисе сугышка киткәндә, Галимә апаның әнисе карт (олы яшьтә) кайнана, кайната һәм яшь бала белән кала. Гаиләдә 5 кеше яшиләр. Ике бертуганы яшьтән үлгән. Бер апасы, бер абыйсы исән кала.

Сугыш башланганда Галимә апага 14 яшь була. Дус кызының әтисе кырда сукада була (Ул вакытта кыр эшләрен төнлә дә эшли торган булалар.) Шул дус кызның әнисе, Галимә апаны үзләренә иптәшкә дип кунарга алып чыга торган була. Ә үзе иренә төнлә ашарга илтә китә. Сугыш башланганын шунда ишетеп, елап , борчылып кайтып керә дус кызы.

Өйдә 3 кеше булалар, әти-әнисе, Галимә апа, ә абыйсы районда эштә була. Бу сүзне ишеткәч әтисе бик кайгыра. Бер сугышта булгач, ул сугышның ачысын белә бит. Абыйлары, җизниләре китә дип, барысы да бик борчылалар, елыйлар.

Сугыш башланып, кешеләр бер-бер артлы китә торгач, әтисен өлкән яшьтә булса да авыл Советы рәисе итеп куялар. Көн-төн эштә була әтисе. Сугышка атлар, кешеләр җибәреп тора. Шулар арасында Галимә апаның да абыйсы да сугышка китә.

Галимә апа Яңа Арыш авылы мәктәбендә биш сыйныфка кадәр генә укый ала. Дәресләр бик авыр үтә иде, -дип сөйли Галимә апа.

Мәктәптән кайткач та эшләре күп була, әнисенә йорт эшләрендә булышалар.

Аннан Галимә апа бригадир ярдәмчесе булып эшли. “ Райондагы элеватордан 25-30 км. җәяү йөреп, 30-50 кг лы симәнәләрне күтәреп алып кайта идек”-ди әби. “Стенадагы бер таякка эшләдек, акчалата бер ярдәм дә булмады. Эшкә ярарлык балаларга, олы кешеләргә бер ял, бәйрәм дә булмады. Шулай да без җиткән кызлар чыра яндырып кич утыра торган идек”-дип искә ала Галимә апа күз яшьләрен сөртеп.

Галимә апаның сугыштан каты яраланып, бер аягын өздереп җизнәсе кайта. Алар гаиләләре белән җизнәсенең исән булганына шатланалар. Соңрак бер кулын өздереп, протез киеп абыйсы кайта. Ул кулы белән әйбер тота алмас булып кайта. Аңа да исән булуына бик сөенәләр. Галимә апаларның гаиләсендә югалтулар булмый , яраланып булса да исән-имин кайталар. Һәләк булган кешеләрнең якыннарына бик читен була бу вакытта.

Ул еллардагы иң шатлыклы вакыйга - сугыш беткән көн була. Булачак ире-Мәгъсүм дә сугыштан яраланып кайта.

“Минем теләк шул: хәзерге елларга тынычлык булса иде. Сугыш әфәтләре булмасын. Без күргәнне яшьләргә күрергә язмасын. Бик матур тормышта яшибез.Туасы көнгә тынычлык бирсен”-ди Галимә апа.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса