Илзирә Кәримуллина: «Без бу эшләрне ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау-сәламәт килеш туган ягыбызга әйләнеп кайтулары өчен эшлибез»
Табигатенең матурлыгы, халкының тырышлыгы белән танылган Балтач авылы хакында матбугат битләре еш яктырта.
Чыннан да эш сөючән халык яши биредә. Әмма бүгенге сәфәребез белән без аны башка яктан – татулык, бердәмлек, игелеклелек ягыннан да ачтык.
Урамга кичке караңгылык элпәсе җәелеп, өйләрдә ут алынгач, мөхәрриребез Луиза Ананьева белән бергәләп Балтач авылына юл тоттык. Ниятебез авылның уңган хатын-кызлары белән мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм йөзеннән, маскировка челтәрләре үрү иде.
Без килгәндә йорт, хуҗалык тирәсендәге кичке эшләрен бер кат барлаган авыл халкы мәдәният йортына агыла иде инде. Иркен тамаша залының урындыклары читкә куелып, уртага челтәр үрү өчен тактадан җайланма урнаштырылган. Әлеге эшне Раил Кәримуллин үз өстенә алган. “Алтын куллы остабыз ул безнең”, – дип мактап куйды мәдәният йорты җитәкчесе Әминә Гатиятова, кулына чүкеч, шөреп боргычлары тоткан егеткә ымлап. Шулайдыр, әнә бернинди ыгы-зыгысыз сетканы тарттырдылар да эшкә дә кереште авыл уңганнары. Әллә ни катлаулы кебек күренмәсә дә, һәр эшнең үз җае бар. Берничә хатын-кыз өстәлгә сузылган тукымаларны тигез итеп кисәкләргә бүлсә, икенчеләре әлеге тасмаларны җайланмага беркетелгән челтәр-җепләргә бәйләп үрә дә башладылар. Беренче эшләүләре түгеллеге күренеп тора, куллары кулга йокмый, җитезләр. Без дә, алардан калышмаска тырышып, эшкә керештек.
40 минут үтте дигәндә, 3х5 зурлыгындагы маскировка челтәренең берсе әзер иде инде.
–Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә без 640 кв.метрда маскировка челтәре үреп җибәргән идек. Монысы әле яңасы. Рәхмәт, авыл халкына. Барысы да активлар. Берсүзсез киләләр, булышалар. Бүген дә әнә 30 хатын-кыз килгән, – ди Әминә Гатиятова. Һәм әлеге изге гамәлләрне башлап йөрүче бер төркем ханымнарның исемен атап үтә. Бибинур Әүхәдиева, Исламия Хаҗиева, Резедә Яруллина, Сания Мөхәммәтшина, Дания Мостафина, Гөлсәрия Абдуллина, Гөлсәрия Рәхмәтуллина,Наилә Ганиева, Гөлсинә Сафиуллина, Мөршидә Әхмәдиева, Гөлүсә Фәсхетдинова, Гөлнара Кәримуллина,Тәзкирә Төхвәтова, Фирая Хәмәтханова, Гөлсинә Сәлахетдинова, Рәйзәлә Гарипова, Нәзирә Миннеханова, Эльмира Зыятдинова, Фидания Сөниева, укытучылардан Лилия Фәрзетдинова, Илзирә Кәримуллина, Гөлназ Гыйлемхановалар эш башыннан ахырынача бер көн дә калмый булышалар икән. Элекке вакытта өйдән алып килгән төрле тукымаларны бер төскә манып эшләсәләр, хәзер халыктан җыелган акчага яшел чуар төстәге җиңел тукыма сатып алганнар. Монысы исә хезмәтне беркадәр җиңеләйткән.
–Без бу эшләрне ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау-сәламәт килеш туган ягыбызга әйләнеп кайтулары өчен эшлибез. Шушы ярдәмебез белән җиңүгә үз өлешебезне кертәсебез килә, –ди Илзирә Кәримуллина.
Әйе, гадәти булышлык кына түгел бу. Монда патриотлык хисе күңелдәге мәрхәмәтлелек белән бергә үрелгән. Авыл уңганнары җәйнең бер көнендә башта 160 йомыркага камыр басып токмач киссәләр, икенче көнне янәдән 70 йомыркадан камыр басалар. Кискән токмачны киптереп, шундук тартмаларга бүлеп тутыралар. Өйдәгечә булсын, туган яктан килгән шушы ризыкларның тәмен тою егетләребезгә рухи яктан көч өстәр, дигән ышанычта алар. Әнә шулай гуманитар ярдәм оештыруда авыл халкы бердәмлек күрсәтә.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Фарваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа