Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Илтөзәр Әхмәтшин: " Кешегә сиздермәскә, бу сынауларның узачагына күңелдән ышанырга тырыштым"

Мәрхәмәтле, сабыр, рухы көчле.

 Ярдәмгә ашыгучы, мәрхәмәт таратучы да әле ул. Бу сүзләр нәкъ менә Илтөзәр Әхмәтшин характерын аныклыйлар булса кирәк. Ул Кече Әшнәк авылының социаль хезмәткәре. Бүгенге көндә алты әбигә ярдәм күрсәтә. Илтөзәр абый аларның ышанычы, таянычы да.

Ул Наилә апа һәм Габдерәкыйп абыйларның өченче баласы булып дөньяга килгән. “Тырыш, эш сөючән иде әти-әнием. Алар янәшәсендә хезмәткә өйрәнеп үстем”,-дип сөйли Илтөзәр абый.

Армия сафларыннан кайткач, Гүзәл апа белән гаилә коралар һәм район үзәгенә барып урнашалар. Гаиләгә бәхет өстәп кыз һәм уллары дөньяга килә. Ә менә 1991 елларда төп йортка кайта алар. Шулай биредә яшәп калалар да.

“Шул вакытларда дүрт еллап социаль хезмәткәр эшен башкарып алдым. Минем тәрбиядә биш әби бар иде.

Бераз вакыттан әлеге эшне тормыш иптәшенә тапшырып, фермага бозаулар караучы булып урнаштым”,- ди Илтөзәр абый үткәннәрен күңелдән яңартып.

  Язмыш дигәнең гел сынаулардан тора ахрысы. Матур, тату гына яшәп ятканда гаилә күген кара болыт каплый. Гүзәл апа чирләп китә. Илтөзәр абый аны аякка бастыру, чирдән арындыру өчен барлык тырышлыгын куя.

“Ул еллардагы эчке халәтемне бары үзем генә беләм. Кешегә сиздермәскә, бу сынауларның узачагына күңелдән ышанырга тырыштым.

Сынаулар артыннан җиңеллеге дә була, дип үземне юаттым”,- ди ул. Гүзәл апаны соңгы көненә кадәр тәрбияли ул. Тормыш йөген, авырлыкларны үз җилкәсенә ала.

   Авыл халкы аннан җаваплы, намуслы, тырыш булганы өчен яңадан авылның социаль хезмәткәре булуын сорыйлар. Һәм менә унике елдан артык ул әлеге хезмәттә. Авырлыкларны, сынауларны йөрәге аша уздырган Илтөзр абый үз карамагындагы әбиләрне якын күрә. Көн-төн дип тормыйча, хәлләренә кереп, ярдәм итеп яши. Агымдагы елда ул Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән.

 -Ходай шулай язгандыр. Әлеге хезмәткә янәдән әйләнеп кайттым. Кирәк өчен түгел, чын күңелдән әбиләремә ярдәм итәм. Азык-төлекне, даруларны алып кайтып торам.

Җәен ишегалдын, капка төпләрен үләннәрдән чистартсам, кыш айларында кардан арындырам. Диспансеризация үткәндә дә гел алар янәшәсендә булып, хастаханәдә бүлмәдән-бүлмәгә үзем йөрттем.

Бу хезмәтнең көне- сәгате билгеләнмәгән. Ике әбием кан басымы белән интегә. Аларны көненә берничә тапкыр барлап киләм. Хәлләре читен була башласа, авылның шәфкать туташын чакырам, - ди ул.

Аның карамагындагы кайсы гына әбигә шалтыратсам да, бик әйбәт кеше Илтөзәр, диләр алар. “Ул ярдәм итмәсә авылда яши дә алмаган булыр идем.

Андый изге күңелле кешеләр бик сирәк бит хәзер. Бик рәхмәтле мин аңа”, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты әбиләрнең берсе  Мөршидә Нурмөхәмитова.

Маһинур апа Ногманова да Илтөзәр абый адресына рәхмәт сүзләре генә әйтә. “Аннан башка яшәп булмас иде. Йөрүләре миңа бик читен хәзер. Азык-төлекне, даруларны алып кайтып кына тора.

Йорт тирәсендә дә барлык эшләрне башкара”, - диде ул.

   Илтөзәр абыйга бу хезмәтендә балалары да булыша. Ялларга кайтканда әбиләр янына бергәләп бара алар. Өлкән кешеләрне җирләгәндә авыл халкы да ярдәм итә икән.

   Бүгенге көндә балаларының бәхетле тигез канатта яшәүләренә сөенеп, дүрт оныгын тәрбияләргә булышып яши Илтөзәр абый. Һәр туган көнгә шөкер итә. “Саулыктан аермасын Аллаһ”,- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса