Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Илсур Җамалиев: " Ачык һавага чыкмыйча 200-250 метр тирәнлектә океан төбендә булырга туры килде"

Үзенең бар гомерен пассажирлар ташу кебек иң җаваплы участокта үткәргән күптәнге дустым Илсур Җамалиев белән очрашуыбыз очраклы килеп чыкты. 

Һәрвакыттагыча, бу юлы да аны районыбыз яшьләре арасында очраттым. Дөресрәге, тиздән хәрби хезмәткә китәргә әзерләнеп йөрүче яшь егет Илсаф Садыйковның да аның кебек флотта хезмәт итәсе килә икән. Читтән генә  Илсур Җамалиевнең  булачак солдатка хәрби хезмәт барышында үзеңне ничек дөрес тотарга, хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтне җайга салу тәртипләре, дуслыкның кыйммәте һәм башка күп төрле киңәшләр бирүен күзәтүе үземә дә ошап китте. Чыннан да, бүгенге яшьләребезгә әйтер сүзләре күп аның. Илле ел элек аңа үзенең гражданлык бурычын Төньяк хәрби диңгез флотында өч ел дәвамында тугрылыклы хезмәт итәргә туры килә. Илебезгә “салкын сугыш” янаган  иң авыр һәм катлаулы чорда су асты көймәсе белән алар үзләре белән запаска 180 тонна дизель ягулыгы, азык-төлек, су алып бик күп диңгезләр, океаннар кичеп,  сигез айлык сугышчан походка чыгып китәләр. Шушы вакыт эчендә җир шарын әйләнеп чыгалар.  Ә ачык океанда нинди генә кыенлыклар, көтелмәгән фаҗигале хәлләр сагаламый. Ни дисәң дә, алмаш-тилмәш  баскан килеш кенә ял итеп, ул вакытларда Американың безнең илебезгә юнәлтелгән ракеталарын, очырткан очракта  шул урында ук аларны юкка чыгару максатыннан торпеда белән тәүлекләр буена мушкада тоту бурычы йөкләнә  экипажга. Ә ул дошманны агачлар артыннан күзәтү генә түгел инде. Океан аянычлы хәлләре белән егетләрне әледән-әле сынап тора, бу кыенлыкларны алар үзләренең бердәм булулары, көтелмәгән хәлгә юлыкканда үзләрен аямыйча ярдәмгә килергә әзер булулары белән җиңәләр. Атналар буена ачык һавага чыкмыйча 200-250 метр тирәнлектә океан төбендә булырга туры килә. 
Шулай бер вакыт торпедо люгына ләм кысылганлыктан кинәт су асты көймәсен су баса башлый. Көймәдә булган 80 кешелек экипажны үлемнән коткару максатыннан якташыбыз, мотористлар бүлеге старшинасы Илсур Җамалиев тиз генә  су асты костюмын киеп икенче бер торпеда  юлыннан ачык океан киңлегенә чыгып төзексезлекне бетереп иптәшләрен үлемнән коткарып кала. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин, әмма ул аларның күбесен күңеленнән сызып аткан инде. Ә су асты көймәсендә алар Татарстаннан икәү генә булалар. Казан егете Шәүкәт Сөнгатов белән әле дә якын туганнар төсле аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Аларның дуслык элемтәләре мәңге өзелмәслек нык, таза. Ул елдан-ел ныгый, дуслык шундый булырга тиеш тә инде ул. Аны дәүләт бүләкләре белән дә алыштырып булмый. Бүләк дигәннән, алар диңгезче дустымда бик күп. Арада иң кадерлесе сугышчан ерак поход өчен күкрәк билгесе, Диңгездәге батырлык өчен, Диңгездә салкын сугыш ветераны, Сугышчан дуслыкны ныгыткан өчен, ике мәртәбә Адмирал Кузнецов  һәм башка бик күп медальләргә ия булган. Үзе үтә дә тыйнаклык күрсәтеп алар белән йөрергә  яратмый. 
Рәсемдә диңгезче ветеран  тиздән хәрби хезмәткә китәчәк егет Илсаф Садыйков белән кичерешләре белән уртаклаша, киңәшләрен бирә. 

 

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса