Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Илназ Хәмиев : " Читкә китеп анда яшәп карау үз-үзебезне бер сынау булды"

Авыл бетә, яшьләр китә дип зарланабыз. Юк, барысы да китми. Төпле, акыллы егетләр ата-баба туфрагына тамыр җәя, нигезне ныгыта.

Тәрәзәгә карап уйланган ир көтмәгәндә күңелдәген әйтеп салды:

 –Авылга кайтыйк без, җаным, шәһәрнең бер ямен, матурлыгын да күрмим мин.

Күзләренә сыенган моңсулыкны сизеп йөрсә дә, Илназының моңа кадәр теленнән ул-бу ишетелмәгәнгә, беравык аптырап китте Айзилә. Тыныч кына эшләп йөри иде ләбаса. Ә ир сүзен дәвам итте:

 Күңелем тартмый минем шәһәр тормышына. Рәхәтләнеп авылда яшәүләргә ни җитә соң?!

Ир-ат сүзе бер булыр дигәндәй, шул кичне барысын сөйләшеп әти-әниләре белән киңәшәләр дә, авылда яшибез дигән уртак фикергә килә яшьләр.

Авылның колачы киң. Эшлим дигән кешегә аптырыйсы түгел. Казанга киткәнче үк өр-яңа МТЗ-82 тракторы белән басу-кырларны иңләгән Илназ, кабат тансыклаган хезмәтенә кайта. Бәхетнең читтә түгел, нәкъ менә шушында, туган нигезендә икәнен аңлап, илһамланып эшкә керешә ул.

 – Читкә китеп анда яшәп карау үз-үзебезне бер сынау булды. Ярый әле шул вакытта авылга кайтырга тәвәккәләгәнбез дип сөенәбез хәзер. Әти-әниләр белән бергә яшибез, яңа йорт салып кердек, ди Илназ.

Сөенечләр җанны җылытырлык шул. Бөтен уңайлыклары булган, шәһәрнең менә дигән яхшы фатирларына тиңләшерлек йортта яшиләр Хәмиевлар. Айзилә әлегә декрет ялында. Казанда вакытта 11 нче шәһәр поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән. Хатын-кызга авылда эш табуы проблемалы мәсьәлә инде ул. Шулай да күңел төшенкелегенә бирешми яшьләр.

 – Үземнең һөнәрем буенча эш булса бик яхшы булыр иде. Тормышыбыз бик рәхәт. Хәзер инде авылдан китәсе дә килми. Үземнең әти-әниләр дә якында, күрше урамда гына яшиләр. Аралашып торабыз,  – дип ире сүзен җөпли Айзилә.

Балачактан ук бергә уйнап үскәннәр, соңрак дуслыклары ихлас мәхәббәткә әверелгән аларның. Яшьләр ураган кичке авыл урамнары, болынлыклар, су буйлары 7 ел эчендә сөю-вәгъдә сүзләрен аз ишетмәгәндер. Вәгъдә – иман, дибез. Тормыш матурлыгы, яшәү асылы әнә шул тугрылыкка кайтып кала да инде.

 –Балаларыбызның авылга кайтып төпләнүләренә бик сөендек. Бары – бергә, югы уртак дигәндәй, бергә яшәү барыбер җиңелрәк инде ул. Малларны да күп асрыйбыз. 5 мөгезле эре терлек, 14 баш сарык бар. Ел саен күп итеп каз-үрдәк, тавык-чебеш алабыз,  – ди йорт хуҗабикәсе Гүзәлия. Яшь кызларга биргесез йөгереп йөрүче, кояш кебек елмаюлы ханымга кайнана сүзе килешми дә төсле. Әнә, йокысыннан яңа уянган оныгы Илзиләне юатырга да, килене белән бергәләп чәй табыны әзерләргә дә өлгерә ул.

Улларының эш сөючән булуы йорт хуҗасы Ирфатның осталыгыннан да киләдер мөгаен. Бергәлектә төзелгән яңа өйнең һәр почмагыннан оста кулы сизелеп тора.

...Яңа Арыш авылының гади, әмма туган җирен яраткан, хезмәт сөючән гаиләсе белән саубуллашып кайтыр юлга чыгабыз. Тигез юл буйлап йөгергән машина тәрәзәсеннән төзек йортлар карап кала. Аларда бүгенге бай тормышның муллыгы, матурлыгы чагыла сыман.

 

Фәрвәз Каюмова

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса