Илья Ляпахин тарихта эзле шәхес
Хезмәт ветераны Илья Ляпахин үзенең 70-яшьлек юбилеен гаиләсе, туганнары, дуслары янәшәсендә каршылый
Язмам герое районыбыз тарихында күркәм эшләре белән тирән эз калдырган хезмәт ветераннарының берсе.
Гадәти эш көнендә редакциягә бер туташ кереп әти-әнисен олы юбилейлары уңаеннан котлау бирергә ниятен белдерде. Аннан исем-фамилияләрен ишеткәч, күптәнге танышымның исән-имин булуына сөенеп үзе белән очрашырга теләгемне белдердем, кызы Елена исә бик теләп риза булды.
Редакциягә килеп эшли башлаган беренче көннәрдән үк Илья Сергеевич Ляпахин белән без дусларча яхшы мөнәсәбәттә булдык. Ул үзенең ачык йөзле, тәмле телле, ярдәмчел, кешелекле булуы белән мөгаен һәркемнең күңелендә мәңге җуелмас урын алгандыр. Бу күркәм гадәтен ул бер вакытта да үзгәртмәде, үзен башкалардан өстен кую, масаю аның өчен ят сыйфатлар иде. Әлбәттә, гадәти эш бүлмәсендә сирәк утырды. Чөнки, гел хәрәкәттә иде, һәрвакыт каядыр ашыкты, кабаланды, җитәкчеләре тарафыннан йөкләнгән бурычны күңелен биреп үтәргә омтылды ул. Районыбызның иң эре оешмасы «Селхозтехника» берләшмәсе җитәкчесенең хуҗалык эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкарганда, кул астында көндәлек тормышыбыз өчен кирәкле төзү материаллары, запас частьләр, кибет киштәләрендә сирәк очрый торган товарларга ия булса да үзен һәрвакыт артык гади тотты. Һәр кем белән бер тигез дәрәҗәдә аралашты, чын дуслыкның кадерен белеп яшәде һәм эшләде. Әле менә байтак еллардан соң очрашкач та, үзен яхшы беләм дип йөрсәм дә, моңарчы үзем өчен ачылып бетмәгән күркәм яклары да күп булып чыкты.
Илья районыбызның Байтирәк авылында гади колхозчылар гаиләсендә үскән. Әтисе Сергей Сергевич белән әнисе Евдокия Степановна икесе дә гомерләре буена терлекчелектә хезмәт куйганнар. Үз шәхси хуҗалыкларында да ике сыер, сарыклар һәм бик күп кош-корт асраганнар. Шуның белән алар балаларына да бер дигән хезмәт тәрбиясе бирә белгәннәр. 8 нче сыйныфны тәмамлагач Казан шәһәрендәге училищега кереп төзүче белгечлеге алып чыга ул. Әмма, туган авылы үзенә тарта егетне. Күңелен биреп әти-әниләре янәшәсендә фермада эшләп йөргәндә колхоз җитәкчеләре бер төркем егетләр белән аны да механизаторлар әзерләү курсына җибәрәләр. Ул чорларда әнә шулай яшүсмерләрне сәләтенә карап үстерү, укыту кебек күркәм гадәтләр яши иде. Ә укуын тәмамлап кайткач аны авылның өлкән механизаторы Николай Осипов янына алмашчы итеп, яңа ДТ-75 тракторына билгелиләр. Әллә белемле булуы, бәлки остазының саллы ярдәме тигәндер, җаваплырак эш йөклиләр үзенә. Атнага берничә мәртәбә ул район үзәгенә барып колхоз өчен дизель ягулыгы ташый башлый. Шулай азга гына сөенеп, тырышып эшләп йөргәндә хәрби хезмәткә хәстәрли башлыйлар үзләрен. Медицина тикшерүе үтеп сау-саләмәт булуы ачыклангач, районнан бер төркем егетләрне туплап, Мамадышка 6 айлык автомобильчеләр курсына озаталар. Биредә аны язмышы Шомбыт авылы егете Александр Макаров белән очраштыра, нык дуслашып китәләр. Атна арасында ял вакытларында бер-берсенә кунакка да кайтып йөрүләр еш кабатлана башлый. Менә шунда инде ул курсташ дустының сеңелесе Галинага гашыйк була. Ул чорларда яшьләр бер-берсе белән хат алышалар. Армия сафларына киткәч тә язышулары тукталмыйча дәвам итә. Хәрби бурычын егет Киев шәһәрендә десанчылар отделениесе командиры дәрәҗәсендә үтәп кайта.
Язманың дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа