Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Илфат Хөснетдинов гамәлләре белән мактаулы

Бүгенге героем башлаган эшен ярты юлда калдырмыйча уңышлы төстә дәвам итә белүе белән мактаулы.

Әгәр аның язмыш юллары узган гасырның 70 нче елларына туры килгән булса, аннан бер дигән хуҗалык җитәкчесе чыгар иде. Хәер, Илфат Миңнулла улы Хөснетдиновның исеме бүген район мактаулылары рәтеннән төшми. Чөнки, хезмәт юлын лаеклы төстә, берәүне дә кабатламыйча күңеле теләгәнчә үз юлын таба белүендә аның. Барыннан да бигрәк,  ул тормышның төбеннән күтәрелгән җитәкче. Аның хезмәт юлы чыннан да башкалар белән чагыштыргысыз мактауга лаек. Һәрбер гади авыл малае кебек ул да кечкенәдән гаиләдә  олы малай буларак әти-әнисенең ышанычлы ярдәмчесе була. Чөнки, ул елларда авыл кешеләре  гомерләре буена абзар тутырып терлек асрады. Әтисе Миңнулла абзый гади колхозчы була, гомере буена терлекчелектә хезмәт куя. Аның хуҗалыгында  сыер-сарыктан тыш үз атлары да  булган.  Ә атка атланып йөрүдән кайсы авыл баласы баш тартсын икән? Илфат та  мәктәптә укыган елларында авыл һәм район Сабантуйларында катнашып өч мәртәбә ат ярышында җиңү яулый. Бүгенгәчә  аның үз хуҗалыгында терлекләр, атлар асраудан туктаганы юк. Мәктәп еллары да җиңел булмый Илфатның. Кече Әшнәк авылында өченче сыйныфны тәмамлагач укуын Олы Әшнәк урта мәктәбенә йөреп  дәвам итә. Ике ел дәвамында ул атналар буена  интернатта яшәп укый. Матур көннәрдә иптәшләре белән бергә җәяүләп авылларына кайтып йөриләр. Илфат  8 нче сыйныфтан соң район үзәгендәге техник уку йортына кереп өч ел дәвамында барлык төр техника, авыл хуҗалыгы машиналары серләренә өйрәнә. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары"  битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса