Илдус Габдрахманов: " Маллар булмаса тормышның яме, яшәүнең дә тәме китә"
Бар гомерләрен киеренке хезмәттә үткәргән өлкәннәр арасында актив тормыш алып баручылар аз түгел.
Күптән түгел генә көндәлек эшләр белән Корноухово авылына барып чыккач, авыл җирлеге халкының яшәешләре, көндәлек мәшәкатләре, бүген үз төбәкләрендә күп итеп терлек асраулары белән авылларын ямьләндереп, тотрыклы яшәтүче эшчән гаиләләр хакында сөйләшеп утырганда авыл җирлеге сәркатибе Илсөяр Кәримова безгә Чирмешән авылында Габдрахмановлар белән очрашырга киңәш итте. Аннары үземнең дә биредә күптәннән булмаганга, кызыксынуым артты. Элек бу авыл кешеләре юлсызлыктан җәфа чиктеләр, аяз көнне дә анда бары тик кырлар, болыннар аша гына йөргәнлектән бик сирәк була идек. Ә бүген авыл халкының тормышы уңай якка нык үзгәргән. Иң әһәмиятлесе, елның теләсә кайсы вакытында бирегә җиңел автомашина белән килеп китәргә мөмкин. Корноуховодан Чирмешән авылы үзәгенә кадәр яхшы тигез асфальт юл салынган.
Габдрахмановларны озак эзләп йөрергә туры килмәде. Авылга кереп күперне үтеп тауны күтәрелгәч тә матур, төзек, ямьле гади бер авыл йортында яшиләр икән алар. Тик менә бу гаиләне чын-чынлап бүген авылда гына түгел бөтен район, ә бәлки республикабыз халкына үрнәк итеп куярга мөмкин. Бу ел алар өчен юбилейларга бай. Илдус абый белән Мәдинә апа агымдагы ел башында икесе дә 80 яшьлекләрен билгеләп үткәннәр. Шулай ук аларның быел гаилә корып яши башлауларына да 60 ел тула икән. Аннары икесенең дә производствода чын-чынлап хезмәт куя башлауларына быел 65 ел була. Бу мисалны китерүем бердә тикмәгә түгел. Чөнки алар инде бүген күптәннән икесе дә рәсми төстә лаеклы ялда булсалар да хезмәттән арына алмыйлар. Моңарчы да Габдрахмановлар күп кенә авылдашлары кебек абзар тутырып терлек асраганнар, бишәр савым сыерлары булган. Соңгы елларда аны икегә калдырганнар. Бары тик әле бу ел башында гына бер сыерларын бетергәннәр. Бүген алар бер сыер, дистәләп сарыклар, бер бозау асрыйлар. Әлбәттә тавык-чебеш тә байтак. Боларның барысына да ничек җитешәсез? –дигән соравыма бер тавыштан диярлек, аның нәрсәсе бар инде, абзарга чыгып биш сыер, яисә берне карап керсәң дә вакыт үтә, безнең ашыгыр җиребез юк. Аннары маллар булмаса тормышның яме, яшәүнең дә тәме китә.- диләр алар.
Ә икесенең дә тормышлары илебез өчен гаять авыр елларга туры килгән. Балалык елларыннан ук тормыш арбасына җигелеп тырыш хезмәт куйганнар. Нәкъ әдәби әсәрләрдәге кебек берсе ятимлектә, икенчесе ишле гаиләдә үскәннәр. Шуның белән алар бүген бер-берсен тулыландыралардыр да инде. Аннары, икесе дә бала чактан ук киеренке хезмәттә. Егет тракторда эшләгән, кыз терлекчелектә - сыерлар сауган. Бүгенге күзлектән чыгып берүк, уку эләкмәгәндер инде дияргә ашыкмагыз. Алар икесе дә күрше Олы Солтан авылына йөреп урта белем алганнар. Мәдинә апа әле каләмдәшебез, районның гына түгел, республикабызның күренекле шәхесе, шагыйрь Кадыйр абый Сибгатуллин белән бер сыйныфта укыганнар. Онытып торам икән, Мәдинә апа элеккеге хезмәттәшебез, озак еллар дәвамында район газетасын җитәкләгән, баш мөһәриребез Ислам абый Ильясовның бер туган сеңелесе. Менә каян килә икән аның бу тыйнаклыгы. Хәер, алар икесе дә бик тә бер-берсенә нык туры килгәннәр, үзләре турында берсе дә ачылып китеп сөйләшергә яратмыйлар. Илдус абый гаиләдә бердән-бер бала була. Ул яшьли ятим кала. Бөек Ватан сугыгышыннан авыр яраланып кайткан әтисе Габдрахман абзый улына 4 яшь тулгач вафат була. Ә инде 7 яшь булганда ул әнисез кала. Гомере буена диярлек тракторда, комбайнда эшләгән, 30 елдан артык хезмәт куйган механизаторны совхоз җитәкчеләре биредә баш механик итеп билгеләгәннәр. Мәдинә апаны шулай ук 30 ел сыер сауганнан соң ашханәгә пешекче итеп күчергәннәр. Менә шулай икесенә дә тормыш кыенлыкларын шактый нык татырга туры килсә дә алар әле дә киеренке хезмәттә гомер итәләр. Маллар өчен печәнне беркайчан да читтән сатып алмаганнар. Күбрәк болында, үз бакчаларында чәчелгән күп еллык үлән җирендә әзерлиләр.Бәлки, менә шул рәвешле гел хәрәкәттә булганга без хаман әле аяк өстендә, Аллахка шөкер сау-саләмәт булып тигезлектә яшибез,- диләр алар. Алда әйткәнемчә сыер асрыйлар. Ә сөтне күбрәк бүген авылда халыктан җыючыга тапшыралар. Алар әнә шулай күпләрне сокландырырлык тигез, матур, тыныч тормышта бер кыз ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Барысының да бер дигән үз гаиләләре, әлбәттә инде берсеннән-берсе тәртипле, әдәпле, ягымлы оныклары, сөеп туялмаслык оныкчыклары бар. Кыскасы тормышлары бар яктан да түгәрәк һәм үрнәк аларның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа