Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Илдар Кәримов һәр эшне булдыра

 Эшкә сәләтлелек адәм баласының җанына кечкенәдән кереп урнаша торгандыр ул.

Әле шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы машина-трактор утарында булганда, таралу чигенә җиткән иске комбайнны төзәтеп, аны эшләткән механизатор хакында белгечләренең мактап сөйләүләре колакка чалынды. Билгеле инде, әлеге эшчән егет белән очрашу ниятеннән аны кайсы тарафларда очратырга мөмкин булуы белән кызыксындым. Һәм без Иске Арыш авылы юнәлешендәге бер мең гектарлы бодай кырында ашлык суктыручылар янына юл тоттык.

Көннән-көн ныграк кыздырган кояш нурлары астында тәмам кибеп җиткән сабан бодае басуында берничә комбайн, бер-берсе белән ярышкандай тузан туздырып турыга ашлык суктыра иделәр. Кызу эш вакытында көйле генә йөргән ”кыр кораб”ларын туктатырга да уңайсызланып торганда, басу читендә эшләгән яшел комбайнның бункеры тулганлыктан туктап калуы күренде. Без дә шул якка юл тоттык. Куәтле Дон комбайны бункерыннан яңа уңыш ашлыгын бушатучы комбайнчы, без эзләп килгән Илдус Кәримов булып чыкты. Озак еллар дәвамында аның шушы хуҗалыкта терлек азыгы хәстәрләүдә актив катнашуы, елның-елында район күләмендә олы җиңүләр яулавы хәтердә уелып калган. Бер булганнан бар да була, дигәндәй, егет бу юлы бөтенләй башка яктан үзен танытырга өлгергән. Дистә еллар дәвамында техника утары читендә таралып бетү чигенә җиткән Дон-1500 комбайнын берничә ай эчендә сафка бастырып узган елгы уракта шактый уңышларга ирешкән. Быел да Илдар, янәшәсендә эшләүче куәтле чит ил комбайннарыннан бер дә калышмыйча, зур тырышлыклар куеп ашлык суктыра. Ул үзенең 29 ел дәвамында туктаусыз хезмәт куйган терлек азыгы хәзерләү комбайнын ышанычлы кулларга тапшырган. Быел анда Казан автотранспорт техникумында укучы улы Илназ уңышлы эшли. Ә үзе икенче ел урып-җыю эшләрендә катнаша. Озак еллар хуҗалыкның мактаулы тракторчысы буларак район һәм республикабыз күләмендә даны таралып авылның легендасына әверелгән, Татарстанның атказанган механизаторы Үзбәк абый Мусин тәрбияләгән егетләр һәр елда әнә шулай үзләрен танытып торалар. Аларның һәркайсы остазларыннан бер дә ким түгел. Берәүләре - тракторда, икенчеләре комбайнда хезмәт үрләре яуласалар, Илдар кебек иңендә олы тәҗрибә туплап өлгергәннәре үз эшләрен шактый кыен шартларда да зур осталык белән башкарып чыгалар. Нәкъ менә шундыйларны авыл халкы зур горурлык хисе белән, алар хуҗалыгыбызның тоткасы, дип атый да инде.

Бүгенгесе көнне һәр тарафта хезмәт киеренкелеге кайнап торган хуҗалык басуларыннан берөзлексез ашлык төягән автомашиналар ташкынын күреп, без дә Яңа Арыш авылыннан якты уйлар, матур хисләр белән кайтыр юлга чыктык.

Рәсемдә хуҗалык мактаулысы Илдар Кәримов.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса