Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Каләмдәшләре Нияз Акмаловны искә алдылар

Әгәр бүген исән булса элеккеге каләмдәшебез Нияз Акмалов үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үткән булыр иде.

Район газетасы коллективына аны, дөресрәге, аларны элеккеге баш мөхәрриребез Харис абый Әшрәфҗанов кайтарды. Яңа гына Казан Дәүләт университетын тәмамлаган курсташ дусты,  Олы Әшнәк авылы егете Рашат Мифтахов белән бергәләп 1976 елда кайтып эшли башлаулары бүгенгедәй хәтеремдә. Ул чорда коллективыбызда шундый ук талантлы каләм ияләре Кадыйр абый Сибгатуллин белән Вахит Имамов та хезмәт куйдылар. Егетләр беренче көннәрдән үк үзләрен район халкына танытырга өлгерделәр. Әллә инде эшкә сусап кайтканга алар тәүге эш көннәрен ерак сәфәрләрдән башладылар. Ул чорларда хуҗалыкларга бүгенгедәй редакция машинасына төялеп чыгулар сирәк булды. Аннары иске ГАЗ-69 машинасы елның күп вакытын ремонтта үткәрә иде. Шуңа безгә авыл хуҗалыгы идарәсе  һәм башка җирле белгечләр белән юлга чыгарга туры килгәләде. Яшь журналист Нияз Акмаловны җирле радио хәбәрчесе итеп билгеләделәр. Бу аның студент елларында Татарстан радиосында хезмәт күнекмәләре үтүен истә тотып эшләнде. Әлбәттә егет эш башыннан үк җирле радиотапшыруларына күп үзгәрешләр кертте,  кереш өлешен башлаганда кулланыла торган үрнәкләрне Казан шәһәрендә эшләтеп алып кайтып, радиотапшыруларны нык җанландырып җибәрде. Ә беренче иҗади командировкасына без бергәләп чыгып киттек. Элеккеге “Победа” колхозы үзәге Каз. Чаллы авылына бардык. Безне колхоз идарәсендәгеләр җылы каршы алдылар. Идарәдән кемдер  җигүле ат белән Бирдебәк авылындагы терлекчелек фермасына озата барды. Ул чорларда бу бригаданың  мактаулы комсомол-яшьләр  коллективы  савым осталары район күләмендә  җиңүчеләр рәтендә иделәр. Хәтерем ялгышмаса, ул чорларда бу савымчы кызлар бригадасын хезмәт сөючән яшь белгеч Галина Петрова җитәкләде. Безне ферма янәшәсендә генә яшәгән киң күңелле, ачык йөзле ферма мөдире Вәлиев абзый (исеме хәтердән чыккан) үзләренең ишле гаиләсенә кунарга алып кайтты. Шулай итеп җирле радиога бер дигән тапшыру, ә газетабызга күләмле репортаж әзерләп кайттык без әлеге сәфәрдән. Шул вакытлардан Ниязның шигърият белән мавыгуы хәтердә калган. Шигырьләренең күбесе районыбызда эшләгән елларында ук аның күңелендә яралгандыр әле. Чөнки, бүгенгедәй хәтеремдә, атлы чанага түшәлгән хуш исле кипкән печән өстенә ятып уйланып барганда ул күңелендә туган берничә куплетны шунда ук  куен дәфтәренә теркәп куйды.  
     “Яхшы атлар үргә чабып менә,
     Тояклары тия тәртәгә...” 
Әйе, бар яктан да килгән гаять сәләтле, иҗади җанлы егетләр иде алар. Редакция каршысында аларның районыбызның талантлы яшьләрен бергә туплап “Кама таңнары” әдәби түгәрәгенә нигез салулары да хәтердә. Ул чорларда газетабызның тиражы да шактый үсте. Күңелле, көлкеле һәм үткен тәнкыйть мәкаләләре газетабыз битләрендә еш урын алып торды. Хәтта, газетабызның аерым саннарын ерак авыллардан сорап килүчеләр дә күп булды ул елларда. Әмма сәләтле иҗат кешеләре өчен районыбыз гына тар булгандыр,  күрәсең. Берничә ел эшләгәч Нияз Акмаловны да республика матбугатына эшкә алдылар. Соңыннан аны Татарстан Язучылар союзына  кабул иттеләр. Шәһәрдә без аның белән матбугат йортында еш очраша идек. Ул һәрвакыт район яңалыклары белән кызыксынып торды. Тик ни кызганыч, каләмдәшләребез Кадыйр абый Сибгатуллин - 52, Нияз 53 яшендә арабыздан мәңгегә китеп бардылар. Аның курсташы Рашат Мифтахов вафат булганда аңа әле нибары 36 яшь кенә иде. Шулай да райондашларыбыз күңелендә һәм район тарихында аларның һәммәсе дә җуелмас тирән эзләрен калдырдылар.

Роза Гариф.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев