Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Җиһанга сибелгән шатлыктан, иңәдер күңелгә якты нур

 Кичтән үк күңеле нидер сизенгәндәй тынгысызланды.

  Йокларга яткач та әле бер, әле икенче якка әйләнгәләде. “Авырмыйсыңдыр бит?” –дип йомшак кына эндәште аңа ире Георгий. Янәшәсендә сулаган сулышына торырдай кадерлесе булуына тагын бер кат сөенде Альбина. Ничә еллар бер-берсен хөрмәтләп, яратып яши алар. Мәктәп елларындагы дуслыктан мәхәббәткә әверелгән гомер агышын сагынмаслыкмы соң?! Шатлык, борчу-мәшәкать урталай бүленде, “бәхетемә ярый син бар”,  дигән уйлары да күңеленнән күпме кабатланды икән...

Керфегенә эленгән йокыга ирек бирим дигәндә, кинәт телефон тавышы ишетелде. Төнне икегә ярган чылтырау юкка түгел иде. Аргы яктан “Тизрәк килә күр,”–дигән ялварулы тавышны ишетүгә, өстенә ни бар, шуны тизрәк элде дә авыру янына йөгерде шәфкать туташы. Көтелмәгән авыртуга дучар булган авылдашын район үзәк хастаханәсенә илтеп кайтканда офыкта ал сызык булып таң атып килә иде.

...Мондый чакыруларны 40 елга якын хезмәт стажында күп алды Альбина Афанасьева. Төрле чакны күрсә дә, шатлыкларга уралганы, шөкер, күп булды. Әтисе вафатыннан соң әнисенең сыңар кайнар кочагы иркә-назны да, таләпчәнлекне дә җитәрлек бирде.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай медицина училищесында укуы, аннан кызыл диплом белән кайтулары яшьлекнең татлы бер хатирәсе булып әледән-әле искә төшә. Тырышлыгы, үҗәтлеге гел алга әйди аны. Район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә фельдшер буларак башлаган тәүге хезмәт адымнары исә киләчәгенә туры юлны күрсәтә. Хастаханәнең ул чактагы баш табибы Фарук Сәлахович Мифтаховның яшь белгечләргә игътибарлы, таләпчән булуы, аларны төрле өлкәдә сынавы ныклы эш тәҗрибәсе тупларга мөмкинлек бирә. “Ашыгыч ярдәм” бүлегеннән стационарга күчеп эшләве, остазларыннан күп нәрсәгә өйрәнүенә әле дә рәхмәтле ул.

1985 елны Иванай авылы егете Георгий Афанасьев белән тормышын бәйләп туган авылына кайта Альбина. Һәм бүгенгәчә авылдашларының сәламәтлеген кайгыртып, аларга ярдәм кулын сузып яши.

–Элекке еллар белән чагыштырырлык түгел инде хәзер. Югыйсә нинди генә чорларда эшләмәдек–көзге-язгы пычрак, юлсыз вакытларны искә төшерү дә җитә. Котлы Бөкәш, район хастаханәсенә авыруларны илтү үзе бер бәлага әйләнә торган иде,–ди Альбина Петровна. 2012 елда республика программасы нигезендә төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктына күченүе исә олы бер бәхеткә тиң. Биредәге уңайлык, чисталык, тәртипкә чыннан да исең китәрлек. Барысы да санитар таләпләргә туры килә торган. “Үземә эшләве җайлы булса, килгән пациентларга да бик әйбәт, бүлмәләр иркен, газ белән җылытыла, кайнар, салкын суы бар”, –ди ул.

Бүгенге көндә аның участогында 180 кеше исәпләнә. “Диспансеризация үтүгә хәзер авыл халкы җаваплы карый. Хатын-кызлар өчен елга берничә мәртәбә район үзәгеннән, Котлы Бөкәштән акушер-гинекологлар килеп тикшерү үткәрәләр. Кайбер авырулар шул чагында ачыклана. Табибларның вакытында дәва билгеләве исә күп кенә күңелсезлекләрдән йолып кала”,–ди Альбина.

Халык сәламәтлеге сагында торган фельдшерның нәтиҗәле хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяләгән. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Почет грамотасы, район башлыгы тарафыннан тапшырылган Рәхмәт хаты бүген аның эш урынын лаеклы бизи.

Әнә шулай сайлаган һөнәрендә үз юлын тапкан, авылдашларыннан күп рәхмәт, мактауларга ирешкән “авыл докторы” бүген дә хезмәт сафында. Күңелен биреп эшли, тормышта яшьнәп яши ул. Чын бәхетенә дә туган авылында ирешкән. Ире Георгий белән пар канатта яшәп ул-кызына яхшы тәрбия, белем биргәннәр. Һәркайсының үз гаиләсе бар хәзер. Төп нигездәге йорт исә ак кирпечтән яңартылган. Абзар тулы мал-туар, тавык-чебеш... Умарталыклары да шактый Афанасьевларның. Тормыш, яшәү матурлыгын әнә шулай хезмәтләре белән үргән әлеге гаиләгә бары сокланып кына була. Бу очракта, рәхмәтнең бер өлеше мең шатлыкка тиң, дисәм дә, ялгышмамын. Авырудан терелеп, күз яшьләре аша әйтелгән ихлас рәхмәтләр бәхетне тулыландырырлык, җиһанны яктыртырлык нурлы, җылы шул.

 

Фәрвәз Каюмова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса