Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Яңа Арыш авылында беренче ифтар мәҗлесе узды

Җир йөзендәге барча мөселманнар олуг айларның солтаны булган, бәрәкәт һәм байлык, гафу һәм барлык гөнаһлардан пакьлану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае булган Рамазан аен көтеп алды.

 Алар  бар эшләрен Аллаһка багышлап, Аның ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота башлады. Игелекле гамәлләр кылып, хәер-сәдакалар бирә, ифтар ашлары уздыра.
Кичә генә, Яңа Арыш авылының “Иман нуры” мәчетендә дә авылдашларыбыз өчен беренче ифтар ашы уздырылды. Ак яулыклы апа- әбиләребез, абый-бабайларыбыз, яшьләребез мәчеткә ашыкты. Ә аның эчендә үзгә бер рәхәт мөхит хөкем сөрә – ифтарга әзерлек бара. Күңелләрне аңлатып булмаслык җылылык иркәли. Бүген дә  Ифтар ашына халык шактый күп килде. Авылдашларыбыз тарафыннан бәйрәм табыны әзерләү һәм ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Бу үзе бер ямьле, җылы очрашу. Бу юлы ифтар мәҗлесен үткәрүдә Нәбиуллин Артур гаиләсе ярдәм итте. 
Ифтар алдыннан мәчеткә җыелган ир-атлар һәм хатын - кызлар бергәләшеп намаз укыдылар. Намазны авылыбызның имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Хөснетдинов алып барды.
-     Хөрмәтле мөселман кардәшләрем, авылдашлар! Барыгызны да изге Рамазан аеның башлануы белән тәбрик итәм. Тоткан уразаларыгыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын. Украинада барган махсус хәрби операция тәмамланып, анда катнашучы егетләребез сау-исән өйләренә кайтсын иде. Хәзерге вакытта мәчетебезгә  өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә йөри. Шунысы бик сөендерә. Изге айда гына түгел, һәрвакыт бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, мәчетләргә йөрик, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк, - диде ул.
Ифтар ашы башланыр алдыннан Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең Атказанган укытучысы, күп еллар “Иман нуры” мәчетендә мөгаллимлек кылучы Дамир Нәбиуллин  сүз алды. Рамазан аеның фазыйләтләре, хасиятләре турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ураза тотканда нәрсәләр эшләргә һәм нинди ялгышлардан сакланырга кирәкле турында аңлатты.  
- Хөрмәтле авылдашлар! Бүген көтеп алынган Ураза аебыз башланды. Ураза тоту тән һәм җан өчен дә файдалы. Аллаһы Раббыбыз мәҗлесебезне мөбәрәк, хәерле итеп, тоткан уразаларыбызны кабул кылсын, киләчәктә дә шундый чаралар оештырырга насыйп әйләсен. 
Ифтар ашыннан соң дин кардәшләребез тәравихта Коръән хатем, 20 рәкагать намаз укыдылар. 
Рамазан аеның беренче көне бик тыныч, күркәм узды.  Шундый илаһи мизгелләр бүләк иткән өчен бу мәҗлесне оештыручыларга, барлык булышучыларга, әзерләүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, исән-имин булыйк!

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса