Яков Ефимовның тирән эзе калды тарихта
Ни кызганыч, күпләр үзләренең эш урыннарында аз гына югарыга күтәрелү белән тирә-юньдәгеләрне күрми, танымый башлыйлар.
Тормышта кузганычка каршы, үз үзләренә артык югары бәя бирә торган, гомере буена диярлек “йолдыз чире” йоктыручылыр да еш очрап тора шул.
Әмма, андыйларны хезмәттәшләре, халкы бәяли алмый. Даннары да аларның кыска гомерле була. Әмма, сүзем андыйлар турыда түгел, ә аларның капма каршысы хакында булыр.
Шөкер, тормышымда андый тәкәбберләр сирәк булды. Районыбызда кыска гына вакыт эчендә зур хезмәт үрләре яулаган легендар җитәкчеләрнең берсе Каз. Чаллы авылында туып үскән Яков Иванович Ефимов белән тәүге хезмәт юлымда күп мәртәбәләр очрашырга туры килгәләде. Һәрвакыт ул үз сүзен туры әйтә белә торган, гади халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртучан, аларның кайберләрен тиз арада гамәлгә ашыру өчен туктап кала белми торган колхоз рәисе буларак күңелемә кереп калган.
Хәтерем ялгышмаса, районга килеп эшли башлавымның дүртенче-бишенче елларында, ул вакытларда райкомның икенче секретаре ( ул авыл хуҗалыгы тармагы өчен җаваплы иде) булып эшләүче Петр Иванович Басаркин белән район хуҗалыклары буенча йөреп, танышып чыкканнан соң “Победа” колхозына кердек. Бу вакытта әлеге хуҗалыкта Яков Ивановичның 8 ел дәвамында кырчылык бригадасын җитәкләп әле яңарак кына колхоз рәисе вазыйфаларын башкаруы булган икән. Алар иң элек кырга органик ашлама ташучы тракторлар эшчәнлеген күзәттеләр, тирәнтен анализладылар. Бары тик шулай оешкан төстә хезмәт куйган очракта гына олы уңышларга ирешеп булуын, җирнең уңдырышлылыгын арттыру мөмкинлеге хакында бик озаклап фикер алыштылар. Бүгенгесе көнне үткәннәрне хәтердә яңартып утырганда, ул очрашуның яшь җитәкче өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына хәзер генә төшенеп җиттем кебек. Менә ничек урынга чыгып производствода бер-берсенең проблемалары хакында фикерләшеп, иң кыен минутларда дөрес юнәлеш бирә белгәннәр район җитәкчеләре. Энергиясе ташып торса да, яңа килеп эшли башлаган колхоз рәисенең биредә үз кыенлыклары бик күп булган күрәмсең. Алар әнә шулай көндәлек эш барышы хакында бик озак сөйләштеләр, фикер алыштылар. Терлекчелек фермасында да алга китешләре белән бергә, шул минутта туган олы планнарының нечкәлекләре белән таныштыру озак дәвам итте. Көн инде кичкә авышканлыктан, Яков Иванович, тиз генә үзләренә кереп бераз ял итү, сүзләрен чәй табыны артында дәвам итәргә тәкъдим итсә дә, юлдашым баш тартты. Андый очрашуларны икенче бер уңайлырак вакытка калдырырга килешеп кайтыр юлга кузгалдык.
Ә ни дисәң дә мондый эшлекле очрашулар, аңлашулар бер вакытта да эзсез калмый шул. Бәлки, ул чорлардагы район башлыгы Василий Корнеев та тикмәгә генә үз кул астында эшләүчеләрне, районның урта звено һәм хуҗалык җитәкчеләре белән урыннарда очрашып- гапләшүне һәрчак алгы планга куймагандыр. Күргәнебезчә, аның уңай нәтиҗәләре дә күп булган шул. Әнә шушы очрашулардан соң “Победа” колхозында да шактый гына алга китешләр күзәтелде. Алар берничә мәртәбә республика күләмендә җиңү яулап, күчмә Кызыл Байракка ия булдылар.
Үз чиратында бу хуҗалык та, күршедәгеләр белән чагыштырганда, күп яктан үсеш кичерде, дисәк, һич тә ялгыш булмас. Үземә дә әлеге легендар җитәкче Яков Иванович Ефимов эшләгән чорларда, район күләмендә озак еллар дәвамында сөт җитештерүдә әйдәүче булган Бирдебәк авылы комсомол-яшьләр фермасы коллективында булып, алар хакында район һәм республика матбугатына язмалар әзерләгән вакытлар булды. Ул чорларда малларның баш саны биредә нык арта башлаган иде. Хәтерем ялгышмаса, мөгезле эре терлекләр саны 1,5 меңгә якынлашты. Хөкүмәтебез дә терлекчеләрнең һәм игенчеләрнең куйган намуслы тырыш хезмәтләрен югары бәяләп бүләкләрен кызганмады, аларны һәр бер районкүләм киңәшмәләрдән соң күп тапшырдылар. Бу данлыклы эшләрнең башында торган, рухландырып эшләтә белгән, әйдәүче колхоз рәисе Яков Иванович Ефимов та ул вакытта “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән иде.
Ул чорларда тәҗрибәле, яңага омтылучан, тынгы белмәс җитәкчеләрне бер урында озак тоткарламадылар. Әледән-әле яңа участокларга билгеләү кебек күркәм гадәтләр яши иде. Районыбызның легендар колхоз рәисенә дә күрше районнарда җаваплы участокларында хезмәт куярга туры килгән. Тик ни кызганыч, киләсе елда үзенең олы юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргәндә ул шушы көннәрдә арабыздан китеп барды. Әлбәттә, халкыбыз үзенең данлы улын онытмас. Аны авылдашлары белән бергә район җитәкчелеге һәм киң җәмәгатьчелек хөрмәтләп һәм олылап соңгы юлга озаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа