Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Гөлнара Хәйриева бөтен гомерен балаларга багышлый

 Әй, бу гомерләрнең тиз узуы, әле кайчан гына уку йортын тәмамлап кайтып районыбызда балаларга белем бирә башлаган иде.

 Инде Биектау авылы мәктәбендә эшләвенә дә 27 ел вакыт үтеп киткән. Сеңелем Гөлнара Хәйриеваның соңгы 12 елын укыту эшләре мөдире (завуч) вазыйфасын үтәве аның үз хезмәтен белеп һәм яратып башкаруын күрсәтеп тора. Һәрберебезнеке төсле язмыш аны да нык сынады. Күпләрне сокландырырлык итеп күркәм гаилә корып яши башлагач кына, уйламаганда өч баласын ятим итеп 39 яшендә ире Таһир арабыздан китеп барды. Әмма ул үзендә кайбер ир-атлар булдыра алмаган ихтыяр көче табып балаларын тәртипле, инсафлы итеп тәрбияләп аякка бастыра алды. Олы кызы Зөхрә КАИ ны тәмамлап үз эшен яратып башкара. Икенче кызы Айсылу да мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап укуын Медицина институтында дәвам иттерә. Әтисе үлгәндә 3 яшендә генә калган улы Әмирхан  инде  7 сыйныфта укый. Ул әтисе төсле спортның көрәш төрен үз итә. Менә шундый эшчән, көчле рухлы һәм туганнарын хөрмәт итүче, һәрвакыт ярдәмгә әзер булган туганыма киләчәктә дә матур хезмәт уңышларына ирешүләрен телим.

        Гәүһәрия Галимова.

         Балык Бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса