Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Гөлфирә Мифтахова: " Яраткан эшем минем күңелемә тынычлык, хезмәттәшләрем кәеф күтәренкелеге бирә"

Гөлфирә Мифтахова чыгышы белән Зәңгәр Күл кызы. Ул балачакта шәфкать туташы булырга хыяллана, соңрак тәрбияче һөнәрен үзләштерәсе килә аның, әмма язмыш аны сәүдә өлкәсенә алып килә.

Әти-әнисенең ризалыгын алып ул Балык Бистәсе районы кулланучылар җәмгыятенә эшкә керә.

-Беренче эш көнем әле дә күз алдымда. Анатыш авылының Черняховский исемендәге колхоз буфетына эшкә куйдылар. И каушыйм, борчылам. Тик каушаганымны сиздермәскә тырышам. Кибетче кешедә бит әле тел байлыгы да булырга тиеш. Сатып алучы ипи алырга гына кергән очракта да, мин чын сатучы буларак, аңа чәй янына тәмле кәнфит булса да биреп чыгарырга тиеш дип уйлый идем. Шуңа да мине сәүдә эшенә куйганнар бит.

Үз эшемне бик яраттым. Авыр чаклары күп булса да, күңелле мизгелләрне искә төшереп алга таба барасың. Ни дисәң дә бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый. Бүген кыен, иртәгә, димәк, яхшы булачак.

Иң хәтеремдә калган кибетем ул - супермаркет кибете. Мин анда кибет мөдире булып эшләдем. Иртәнге 7дән кичке 10га кадәр эшлибез. Җаваплылык күп, әле аның өстенә Казанга ярминкәләргә йөрибез. Арыткандыр да инде, яшь вакытта ару сизелмәгән күрәмсең, - ди Гөлфирә апа.

-Элекеге заман белән хәзерге заман аермасы бармы сәүдә өлкәсендә?

-Аермасы нәрсәдәме? Кибетләр күп һәм бәяләр төрле. Мин уйлыйм, сатып алучыны яратсаң, аңа күңел җылыңны кызганмасаң, сатып алучыга киңәшләреңне бирсәң ул синең кибетеңә кабат–кабат киләчәк, - ди гел ачык йөзле, тәмле телле булган сатучыбыз.

Аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырсаң да сүзләр бетмәс төсле, янәшәңдә Гөлфирә кебек изге күңелле кешеләр күбрәк булса, дөнья тагын да матуррак булыр иде, диләр аның хакында хезмәттәшләре.

Гаилә дә ул бәхетле хатын, яраткан әни, дәү әни.Тормыш иптәше Фәргать абый белән алар ике ул үстерәләр. Кызганычка каршы, бер уллары вафат.

Киләчәктә дә Гөлфирә ханым үз иткән хезмәтеннән аерылырга җыенмый.

-Яраткан эшем минем күңелемә тынычлык, хезмәттәшләрем кәеф күтәренкелеге, гаиләм тормышыма олы терәк бирә.Исән-сау булып тагын озак еллар эшләргә язсын иде, - дип тәмамлады Гөлфирә апа әңгәмәбезне.

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X