Гладковлар гаиләсенең гомер юлы эзсез үтмәгән
Алар икесе дә бар гомерләрен үз авылларында тырыш хезмәттә үткәргәннәр. Шунысы гаҗәп, икесе дә кечкенәдән шушы төбәктә яшәп, аралашып үссәләр дә бер-берсен белмәгәннәр.
Бары тик, буй җитеп икесе дә колхозда тырыш хезмәт куеп йөри башлагач сирәк кенә очрашкалыйлар алар. Элек-электән килгән күркәм гадәт буенча икесе дә мәктәпне тәмамлагач әти-әниләренең данлы хезмәтләрен дәвам иттерү ниятеннән колхоз производствосына киләләр.
Семен Гладковны колхоз җитәкчеләре мәктәпне тәмамлагач, әллә инде әти-әниләре төсле тырыш, өметле егет булганга 1965 елда район үзәгенә автомобильчеләр хәстәрләү курсына укырга җибәрәләр. Бүген район үзәге янәшәдә генә төсле тоела. Ә ул елларда яхшы юллар булмаганлыктан районга барып йөрү бик зур авыр проблема була. Бормалы кыр юлларыннан йөрүче техникалары да гел очрап тормый бит аның. Бүген биредә яшәүчеләр андый юлсызлык бәлаларын күз алдына да китерә алмыйлар. Зур Мәшләк авылы район үзәгенең иң ерак читендә урнашкан төбәк булганлыктан егеткә анда бару өчен кимендә ике көн вакыт кирәк була. Алар иң элек кыр юлларыннан гына Юлсубино авылына юл тоталар, аннан соң юл уңаена Урахчага төнгә каршы гына барып чыкканлыктан, анда берәрсендә кунып чыгып икенче көнне иртән юлларын Балык Бистәсенә дәвам иттерәләр. Шулай итеп район үзәгендә егеткә 4 ай дәвамында чит кеше фатирында яшәп укырга туры килә. Һәр атнада булмаса да ике-өч атнага бер өенә кайтып килгән вакытлары аз булмады. Ә мондый вакытта аларның төп ышанычлары әлбәттә инде район үзәгенә сөт ташучы тракторда була. Шулай итеп Семен автомабиль йөртүче һөнәре серләренә өйрәнеп туган авылына кайтып төпләнә. Егеткә колхоз җитәкчеләре автомашина тапшыралар, бер сүз белән әйткәндә аны бер көн дә эшсез тотмыйлар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа