Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Галимулла  Әльмиев : " Әдһәм ролен уйнавы авыр булды"

 “Ефәк баулы былбыл кош” әсәре герое Әдһәм ролен башкаручы Галимулла абый  Әльмиев белән әңгәмә.

 Балтач авылында куелган “Ефәк баулы былбыл кош” әсәре герое  Галимулла абый белән  шәхсән танышасы  иде  дип бу көннәрдә аларга юл тоттык без. Матур, заманча төзелгән йорт, кардан бик пөхтә итеп чистартылган өй каршы, ишегалды. Ә йорт эче аерым бер зәвык белән эшләнгән, һәр җиһаз үз урынында. Яшәү өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Тәрәзә төбе саен төрле сортлы гөлләр үсә. Тырыш, уңган кешеләр яшәве әллә каян күренеп тора. “Гөлләр, чәчәкләрне бик яратам мин. Җәй айларындагы гөлбакчамны күрсәгез иде. Ул матурлыкны тормыш иптәшем Әлфинур белән бергә тудырабыз”,- дип каршы алды безне йорт хуҗасы Галимулла абый. Әлфинур апа да елмаеп тормыш иптәшенең фикерен дәвам иткәндәй “Мактап кына йөрисез, бәлешем дә өлгереп утыра”, дип безне түргә чакырды.

Бик аралашучан гаилә булып чыкты Әльмиевлар. Әлфинур апа чәй табыны әзерләгән арада Галимулла абый тормыш йомгагын сүтте. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Мәскәү шәһәренә дусты янына китеп эшкә урнаша ул. “Ул вакытларда яшьләр комсомольская молодежная стройкаларда эшли иде. Мин метростройга урнаштым һәм егерме өч ел шунда хезмәт куйдым. “Пятачок” измавловский  паркында булачак хатыным белән таныштык. Ул Апас районыннан булып чыкты. Бик уңган, сабыр, тырыш кеше белән гаилә кордым мин. Гомерем буе мине, балаларны барлап, тәмле ашлар белән сыйлап яшәде ул. Һөнәре буенча пешекче, бик тәмле пешерә инде”, - ди язма героем. “Галимулла бик тырыш, эшчән кеше. Кулыннан бар эш килә. Бервакытта да сүзгә килмәдек. Ул мине бәхетле хатын итте”,- дип өстәп куйды Әлфинур апа.

Шәһәрдә яшәү өчен барлык уңайлыклар булса да, күңеле белән туган ягына, туган авылына тартыла Галимулла абый. Ел саен отпуск вакытын гаиләсе белән авылга кайтып үткәрә торган була. Әтисе чирләп китеп, ярдәм кирәк була башлагач, ике дә уйламыйча бирегә кайтып урнашалар. “Район үзәгендә яшәүче сеңлем әнине, ә без әтине тәрбияләдек. Быел әтине соңгы юлга озаттык. Төп йортны яңарттык, өстәп салдык. Бүген үземне авылымнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Гомер буе биредә яшәгән кебек хис итәм. Авыл халкы да якын итеп каршы алды, рәхмәт аларга. Авылда яшәү өчен бөтен мөмкинлек бар. Тирә-юньнең матурлыгын күреп яши белергә генә кирәк. Районыбыз бик матур табигатьле бит безнең”,- ди ул.

Күрше-күршегә керми торган заманда, кара-каршы йорттагы күршеләре Гөлирам һәм Нәгыймулла Хәйруллиннар белән тугандай аралашып яшиләр алар. Без килгән көнне дә Гөлирам апа күршемә булышыйм әле дип, табын әзерләргә кереп җиткән иде. “Бездә Апаста ярма бәлеше пешерәләр бит. Биредә яши башлагач күршем ит бәлеше пешерегә өйрәтте. Эшебез дә ашыбыз да бер безнең, шөкер, бик тату гомер кичерәбез”, - ди Әлфинур апа. “Өйгә челтәр, савыт саба сайлау дисеңме, ремонт башланды исә обой, ленолиум алу дисеңме, һәрвакыт күршем белән киңәшләшеп бергә сайлап алабыз. Бик якын кешеләребез алар. Безнең оныклар Әлфинурга алма апа дип кенә эндәшә. Алдагы көннәребез дә шулай ярдәмләшеп яшәргә язсын”, - дип өстәп әйтеп куйды Гөлирам апа.

Балыкка йөрергә, хатыны белән бергә җиләк, чикләвек җыярга ярата Галимулла абый. Буш вакытларында мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр түгәрәгенә дә йөри әле ул. “Ефәк баулы былбыл кош” әсәрендәге Әдһәм минем капка-каршы героем. Мин әти-әнине үз итсәм, ул анасын картлар йортында калдырып кайта. Бу рольне авыр булса да тырышып өйрәндем, ярыйсы гына уйнап чыктым. Соңгы ролем булмас, алга таба да матур спектакльләр куярбыз, дип уйлыйм”, - ди язма герое.

Ә менә аларның балалары - ике кызлары  – әти-әнисенең зур горурлыгы. Олысы Эльвира спорт гимнастикасы буенча алты тапкыр россия чемпионы булган, хәзер вакытта гаиләсе белән Америкада яши, кыз үстерәләр. Кечесе Ләйсән – экономист. Гаилә корып Мәскәү шәһәрендә тормыш итәләр.

Әлеге матур гаиләгә сокланмыйча мөмкин түгел. Яши дә, эшли дә белә алар. Сау-сәламәт булып озак еллар яшәргә насыйп булсын аларга.

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса